Бар гомерне җитәр балкытырга сез кабызган утның яктысы
8-10-2016, 09:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 288 | Комм.: 0
Укытучылар көне – илебез киңлегендә яшәүче барлык буыннарның һәм барлык милләтләрнең уртак бәйрәме. Күңел түрендәге ихлас рәхмәт һәм хөрмәт-ихтирам хисләре, йөрәк җылысы белән өркелгән, бернинди сәяси кануннарга да буйсынмый торган һәркем өчен бик тә кадерле булган көн ул. Һәр көше өчен гомер юлдаш булган мәктәптә алынган белем һәм тәрбия өчен рәхмәт әйтү көне.
Мәктәп еллары, яраткан укытучыла-рыбыз турындагы якты хатирәләр һәр-кайсыбызны гомер буе озатып килә. Юкка гына “мәктәп” сүзенең тәү асылы “баскыч”, ә “укытучы” сүзенең мәгънәсе “яктылык алып килүче” дип тәрҗемә ителмәгән бит. Акыл иясенең: “Уку йорты бинасы түгел, ә Укытучы – мәктәп” дигән гыйбарә асылында олы хикмәт бар.
Якты кояшлы 5 октябрь иртәсендә, тоташ илдәге кебек үк, безнең районда да шушы җаваплы да, катлаулы да, әмма ихтирам-хөрмәтле дә булган һөнәр ияләрен тәбрикләделәр. Бәйрәм тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, Башкортстан республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдинов, муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары, район хуҗалыклары, оешмалары җитәкчеләре, авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары да катнашты. Күркәм концерт номерлары белән баш-ланып киткән тантананы ачып, алып баручылар сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповны чакырды. “Мәктәп, белем биргән укытучылар турындагы якты хатирәләр һәркасыйбызны гомере дәвамында озатып бара. Сез – иң кирәкле, иң мөһим һөнәрне сайлаган кешеләр. Сезнең тырыш хезмәтегез белән яшь райондашларыбыз үзаллы шәхес булып үсә. Сез яшь буынны изгелеккә, гаделлеккә өйрәтәсез. Бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә җиңел булмаганлыгын без яхшы беләбез. Заманыбыз шундый: хәзерге вакытта Интернет, яңа инновацион технологияләр укытучы эшчәнлегенең алыштыргысыз ярдәмчеләре, әмма һәр заманнарда да төпле белем, үз эшеңә чиксез бирелгәнлек, балаларны ихлас якын итү иң мөһим эш коралы булып кала. Район укытучыларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә яшь райондашларыбыз төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар, җиңүләр яулый.
Әзерләде: Рәзилә Арсланова.
Похожие новости:
-
03.10.2015: Котлаулар
Киләчәгебез язмышы сезнең кулларда
-
01.09.2015: Котлаулар
Изге өметләр аклансын!
-
09.06.2015: Район яңалыклары
Кояш җирне яктырта, уку – кешене
-
26.05.2015: Район яңалыклары
Икеләтә бәйрәм булды
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы