» » Заманнан калышмыйбыз

Заманнан калышмыйбыз

15-10-2016, 09:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 296 | Комм.: 0
“Росгосстрах”ка – 95 ел!
Заманнан  калышмыйбыз
Дәүләт страхованиесенең бай тарихы бар, 1921нче елга барып тоташа. 95 ел эчендә ул гаять дәрәҗәдә олы эшләр башкара һәм зур үзгәрешләр кичерә. Мәгълүм булуынча, дистәләрчә еллар дәвамында “Госстрах” инспекциясе дип атап йөртелде һәм районыбыздагы эшчәнлек һәрвакыт республика күләмендә макталды да. Күчмә Кызыл Байраклар яуланды. Коллективның тәүге җитәкчесе Зәйни Бәдретдинов була, шушы системада 30 ел эшләде. Аннан җитәкче йөген Рәис Хисамов иңнәренә йөкли. Ул ике дистә елдан артык эшләде. 1990 елдан 2012 елга кадәр коллектив белән Әсбах Хәмзә улы Мәсәлимов идарә итте, коллективны бербөтен итеп туплап тотты. Республика ярышларында җиңеп, “Иң яхшы директор” исеменә лаек булды. Мәскәүдә “Росгосстрах”ның 80 һәм 85 еллык юбилейларында катнашты. 20 елдан артык начальник урынбасары вазифасын башкарган Вәсилә Хәмәдиеваның да “Госстрах” үсешенә керткән өлеше зур.
Өлкәннәрнең династиясен бүген яшьләр дәвам итә. Коллективта кырыкка якын кеше хезмәт сала, 32се — страховкалау агенты, һәркайсы үз эшләрен белеп, күңел биреп башкара. Ә хезмәт үзенчәлекле, халык белән аңлашып, уртак тел табып эшли белүне таләп итә. Моннан тыш, аң-белем өлкәсендә дә заманнан калышмаска, һәр яңалыкны күзәтә-өйрәнә барырга кирәк. Әмма шунысы куанычлы: биредә кадрлар агымы сирәк күренеш, бу эшне үз иткәннәр гомер буена аннан аерылмый. Соңгы чорда операционист булып эшләгән Лира Сираева, менеджерлар Гөлзирә Бәдретдинова, Нәсимә Сәлихова, агентлар Вәсимә Хисамова, Рәшидә Халикова, Фәния Гатауллина, бухгалтер Фәридә Сәмигуллина озак еллар эшләп хаклы ялга чыкты. Бүгенге коллективта тәҗрибәле кадрлар, остазлар байтак, яшьләрне хезмәт серләренә төшендерәләр. Арада республика күләмендә танылу алганнар бар. Мәсәлән, менеджер Зәһибә Исламова (1984 елдан башлап хезмәт сала) “Иң яхшылар лигасы”на кертелде һәм Крымга путевка белән бүләкләнде. Шундый бүләк бухгалтер Рида Сафинага да бирелде. Ә страховой агент Дилара Нурдәүләтова озак еллар намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы указы нигезендә Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Дилара Бәдретдинова, Рима Кодаярова, Индира Мардиева, Гөлүсә Садретдинова, Зөлфирә Шаһапова, Гөлсем Гайсинаны да фәкать мактап кына телгә аласы килә.
Соңгы елларда коллектив яшь белгечләр белән тулыландырылды. Гөлнара Вилданова, Анфиса Әминеваның һөнәрне аеруча тиз үзләштереп, матур гына эшләп китүен билгеләргә кирәк.
Рөстәм Казыйханов,
агентлык җитәкчесе.


(Дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: