Изгелекле һөнәр иясе
30-08-2016, 09:58 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 385 | Комм.: 0
Ветеринариядә очраклы кешеләр эшли алмыйдыр, мөгаен. Авырлыгы да, җаваплыгы да бар бу хезмәтнең. Иң мөһиме — төпле белемгә ия булу һәм аны файдалана белү, камиллеккә омтылу кирәк.
Бу изге, игелекле һөнәрне үз иткәннәр гомер буена аңа тугрылыклы кала. Коллектив башлыча шушы тынгысыз да, мәшәкатьле дә һөнәрне сайлап, эшен намус белән башкаручылардан тора.
Азамат Гәрәев — нәкъ менә шундый хезмәткәрләрнең берсе. Ул Үрнәк авылында туып-үскән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына юллана һәм ветеринария факультетына укырга керә, талиплар арасында тырышлыгы, белемгә ихласлыгы белән аерылып тора. Дипломлы яшь белгеч туган якларына кайта. 1995 елда “Авангард” колхозына ветеринария табибы булып эшкә урнаша. Ике ел эшләп, шактый гына тәҗрибә туплагач, ул район ветстанциясенә эшкә килде, ветеринария табибы — эпизоотолог вазыйфасына кабул ителде. Тиз арада үзен өметле яшь белгеч итеп танытты. 2011 елда ул эшендә үрләтелде, Иске Калмаш ветеринария участогы мөдире итеп тәгаенләнелде. Азамат Рабис улы оештыру сыйфатына ия, эшендә белемен оста, һөнәрмәннәрчә файдалана, район ветеринария эшчәнлегендәге мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Ул эшенә җаваплы карый һәм җиренә җиткереп башкара ала торган, һәр эшне үзвакытында үтәүгә ирешүче оста белгеч, ветеринария табибы.
Азамат Рабис улы ветеринария иминлеген саклап районның терлекчелек тармагы үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Эпизоотиягә каршы һәм савыктыру-профилактик чараларны үзвакытында оешканлык белән һәм сыйфатлы итеп үткәрә. Җәмәгатьчелек һәм шәхси сектордагы терлекләр арасында инфекцион чирләр булдырмый, ветеринария өлкәсендәге федераль һәм республика законнары таләпләренең үтәлешен катгый һәм принципаль рәвештә контрольдә тота. Ул остаз, үзенең белеме, бай практик тәҗрибәсен яшь белгечләр белән теләп уртаклаша. Белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә даими эшли, камиллеккә омтыла, чирләрне профилактикалау һәм терлекләрне савыктыруда яңа алымнарны өйрәнә, практикага кертә. Азамат Гәрәев җәмәгатьчелек секторы белән берәттән шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы терлекләр-нең иминлеге сагында уяу тора. Шуңа да һәрвакыт рәхмәт сүзләре генә ишетә. Ул гаилә тормышында да үрнәкле. Гомер юлдашы Эльвира белән (гимназия укытучысы) ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Гаиләдәге татулык эшендә дә уңышлар яулауга ярдәм итә.
Фидакарьлек күрсәтеп, озак еллар эшләгәне өчен ул муниципаль район хакимиятенең һәм Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатының Рәхмәт хатларына лаек булды.
Тәслимә Халикова,
район ветстанциясе
начальнигы урынбасары.
район ветстанциясе
начальнигы урынбасары.
Похожие новости:
-
14.04.2016: Район яңалыклары
Күңеле дә ак аның
-
12.11.2015: Район яңалыклары
Фидакарьлек җимешләрен күрү куанычлы
-
03.10.2015: Котлаулар
Киләчәгебез язмышы сезнең кулларда
-
01.10.2015: Җәмгыять тормышы
Ветеран һаман сафта
-
01.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Булдыклылар дәвам итә