Яңа җиңүләргә рухландырып
15-10-2016, 09:27 | Район яңалыклары | Просмотров: 277 | Комм.: 0
А Ч Ы К Д И А Л О Г
Районыбызда мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге эшчәнлеге 2007 елдан формалаша башлаган иде, ә 2008 елның 21 ноябрендә муниципаль район хакимияте башлыгының 956 санлы карары белән “Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе төзелде.
Әлеге үзәк авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, эшкәртү һәм сатуның барлык нечкәлекләрен үз эченә алган объектив һәм яңартылган мәгълүматлар чыганагы булып тора. Ул товар җитештерүчеләргә җитештерүне оештыру һәм аңа идарәлек, салымнар салу һәм бухгалтер исәбе алып бару, бизнес-планнар төзү, җир мәйданнарын рәсмиләштерү, федераль һәм республика бюджетларыннан барлык төр субсидияләрне юллап алуга документлар әзерләү, күчемсез милеккә хокуклы дәүләт теркәве һәм аның белән эш итү буенча тулы консультатив ярдәм күрсәтә.
Бүген биредә үз эшен барлык нечкәлекләренә кадәр белүче 14 хезмәткәр эшли. Куелган бурычларны тайпылышсыз үтәү өчен тиешле күләмдә компьютер техникасы һәм корылмалар бар, барлык авыл биләмәләре белән өзлексез электрон элемтә оештырылган. Компьютер һәм башка җиһаз-корылмалардан тыш, мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге өстәмә табыш китерүче офсет ысулы белән гәзит басу машинасына, чәчү орлыгының җилемсәлелеген ачыклау өчен “ИДК-Зм” корылмасына, “Stat Fax 3300” биохимик анализаторына, СТС-70 ”Туман” гербицидлар сиптерү машинасына да ия.
Районыбызда бүген төрле милек формалы 72 авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе бар, аларның 8е – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, 4се – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, 57 крәстиян-фермер хуҗалыгы, “Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасы һәм токымчылык эшчәнлеге буенча “Элита” муниципаль унитар предприятиесе. Кооперативлар һәм җәмгыятьләр өлешенә сөренте җирләрнең 96,1 проценты, эре терлекләрнең 70 проценты туры килә. Шуңа күрә үзәкнең төп эшчәнлеге эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә консультатив ярдәм күрсәтүгә бәйле.
Мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге белгечләре бухгалтер исәбе һәм хисап эшчәнлегендә район хуҗалыкларына зур ярдәм күрсәтә. Һәр айда барлык хуҗалыклардан керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүматлар, квартал саен бухгалтерлык хисабын, балансын кабул итеп, район буенча мәгълүматлар туплап, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәреп торабыз. Ел дәвамында авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре белән берлектә хуҗалыкларга чыгып, исәп-хисап торышы, мал азыгын тотынуның һәм яңа уңыш игененең урнаштырылуын тикшерәбез. Хуҗалыкларның идарә утырышларында катнашып, җитәкчеләрнең һәм баш бухгалтерларның документаль ревизия йомгаклары буенча хисабын тыңлыйбыз.
(Мәкаләнең дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Ирек Тангатаров,
мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры.
мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры.
(Мәкаләнең дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Похожие новости:
-
01.07.2016: Район яңалыклары
Киңәшле эш таркалмас
-
12.11.2015: Район яңалыклары
Фидакарьлек җимешләрен күрү куанычлы
-
07.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Нәтиҗәле эшчәнлек өчен
-
16.06.2015: Район яңалыклары
Уполномоченныйлар эш башладылар
-
31.01.2015: Район яңалыклары
Халыкка уңайлы булсын дип