» » Страница 3

Изге өметләр аклансын!

№100 11034 | 1-09-2015, 12:02 | Котлаулар | Просмотров: 426 | Комм.: 0
Беренче сентябрь һәммәбезнең күңелендә ак өметләр, олы максатларга юл башы булып саклана. Ак күлмәкле, ак алъяпкычлы малайлар һәм кызлар өр-яңа көч белән белем баскычыннан үрләргә артыла башлый, укытучы абый-апалары аларны илебез өчен кирәкле, белемле һәм тәрбияле гражданнар итеп үстерү юлында яңа уңышларга юл сала, дулкынланган әти-әниләре исә, газиз балаларының якты киләчәген хәстәрләп, мәктәп белән тыгыз бәйләнештә белем һәм тәрбия дөньясына чума.



Русия көне белән, хөрмәтле райондашлар!

65 (10999) | 11-06-2015, 12:14 | Котлаулар | Просмотров: 636 | Комм.: 0
Русия көне белән, хөрмәтле райондашлар!
Халыкларыбызны берләштерүче бәйрәм

Хөрмәтле райондашлар!

Иртәгә илебез халкы Русия көнен бәйрәм итә. 1990 елның 12 июнендә Русия Совет Социалистик Федератив Республикасы халык депутатларының беренче съезды Русия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Деклорация кабул иткән иде. Русия бәйсезлек, мөстәкыйльлек алып, демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты, иҗтимагый тормышын федерализм принциплары нигезендә оештырды.



Максатларыгыз тормышка ашсын!

58 (10992) | 26-05-2015, 10:50 | Котлаулар | Просмотров: 512 | Комм.: 0
Хөрмәтле районыбыз эшкуарлары!

Русиядә эшкуарлар көне буларак билгеләнеп үтүче 25 май көнендә районыбыз икътисадында лаеклы үз өлешен тапкан булдыклы, эшсөяр һәм уңышлы эшчәнлек җәелдергән эшкуарларны ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Бүген илебездә мондый шөгыльгә тотыну җиңел булмаса да, мактаулы һәм кирәклеге бәхәссез.



Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән!

52 (10986) | 8-05-2015, 10:58 | Котлаулар | Просмотров: 597 | Комм.: 0
Бөек Җиңүнең 70 еллык  бәйрәме белән!
Кыюлык һәм рух ныклыгы өлгесе

Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре!
Кадерле чакмагышлылар!

Каһарман совет солдатының тез чүктереп буйсындырылган Берлин рейхстагы түбәсенә Җиңү байрагын элгән истәлекле май көненнән безне җиде дистә ел аерып тора. 1945 елның 9 мае тарихка уртак сөенеч, дөньяга дәһшәтле сугышның тәмамлануы турында хәбәр салучы артиллерия залплары гөрелтесе белән чагу картина булып уелып калды.



Котлыйбыз

41 (10975) | 11-04-2015, 10:58 | Котлаулар | Просмотров: 710 | Комм.: 0
“Ел укытучысы - 2015” Республика конкурсы безнең районга да җиңүләр китерде. Шушы мәртәбәле бәйгедә катнашып, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ирина Радим кызы Мортазина һәм гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Илфар кызы Кәбирова конкурсның лауреатлары булдылар. Ирина Радим кызы “Йөрәгемне балаларга бирәм”, Эльвира Илфар кызы “Мәгълүмат —компьютер технологияләрен куллану” номинацияләренең җиңүчеләре булдылар. Без аларны бу зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм арытабан да иҗади уңышлар телибез.



Иртәгәге көнгә ышаныч белән!

1 (10935) | 1-01-2015, 14:24 | Котлаулар | Просмотров: 670 | Комм.: 0
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!
Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар!
Иске елны озатып, киләчәккә зур өметләр баглап Яңа елга аяк бастык. Яңа ел алдыннан үткәнне барлап, эшләребезгә анализ ясыйбыз, киләчәккә планнар билгелибез.
2014 ел безнең район өчен уңышлы булды, дип ныклы әйтә алабыз. Ел дәвамында социаль-икътисадый, рухи-мәдәни өлкәләрдә зур күләмле һәм әһәмиятле эшләр башкарылды.