“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Әтием истәлеген хөрмәтләп

№75-76 11009-11010 | 4-07-2015, 16:27 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 725 | Комм.: 0
Әтием истәлеген хөрмәтләп
17 яшеннән сугышка китеп, Сталинград янында каты яраланган Бөек Ватан сугышы ветераны Фатих Хәбибрахман улы Идрисов-ның якты истәлегенә багышлыйм.
Бөек Җиңүгә 70 ел тулган көннәрдә мин дә кулыма каләм алдым. Җаннарны тетрәндергән сугыш афәте – җимерек шәһәрләр, яндырылган авыллар, вакытсыз гомере өзелгән күпме газиз җаннар, исән калган гарипләр, хәбәрсез югалганнар, балаларын югалткан әниләр, тол хатыннар, ятим балалар… Бу коточкыч вакый-галар кемнең генә өенә керми калды икән…
Әтием, Аблай авылында туып үскән егет, 17 яшендә сугышка китә
.



Районда ниләр бар?

№75-76 11009-11010 | 4-07-2015, 16:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 400 | Комм.: 0
Гәзитебез битләрендә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе игълан иткән “Реаль эшләр” проекты старт алуы хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы уңайдан июнь азагында районның барлык авыл биләмәләрендә дә гражданнар җыеннары үтте. Аларда халыкка проектның төп максатлары һәм бурычлары аңлатыла, тиз арада хәл ителү таләп иткән проблемалар ачыкланып, бу мәсьләләрне хәл итү юллары билгеләнә.



Матди байлыктан рухи байлык кыйммәтлерәк

№75-76 11009-11010 | 4-07-2015, 16:18 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 527 | Комм.: 0
Хөрмәтле гәзит укучы дусларыбыз!

Быел икенче яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу 20 июльгә кадәр озайтылды, ягъни әлегә кадәр яраткан гәзит-журналлар белән дуслыгын дәвам итәргә онытканнарга моны эшләргә мөмкинлек бирелә. Төрле сәбәпләр белән “Игенче”сез торып калган абунәчеләргә дә ашыгырга киңәш итәбез: тугры дусларсыз әллә нинди зиннәтле йортларыгыз да шыксыз күренә торгандыр, ә район гәзите нәкъ шундый тугры дусларның иң якыныдыр да әле.



Яшьләр өчен сабантуй – эчкә шатлык сыймас туй

74 (11008) | 2-07-2015, 12:25 | Район яңалыклары | Просмотров: 534 | Комм.: 0
Яшьләр өчен сабантуй – эчкә шатлык сыймас туй
27 июнь көнне “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы территориясе гөрләп торды. Бирегә күркәм бәйрәмгә районыбызның матур-гүзәл парлары, яшь гаиләләр, студентлар, шәһәр-районнардан кунаклар кайтты.



Артем – республика чемпионы!

74 (11008) | 2-07-2015, 12:19 | Спорт | Просмотров: 389 | Комм.: 0
Артем – республика чемпионы!
28 июньдә Ишембай шәһәрендә велосипедта узышу буенча Башкортстан Республикасы кубогы өчен ярышларның VI этабы узды. Безнең районнан Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең велоспорт секциясе вәкилләре дә анда лаеклы чыгыш ясады.



Күңел күкләргә ашты, җиде катлы күкләрнең ишекләрен ул ачты...

73 (11007) | 30-06-2015, 11:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 453 | Комм.: 0
Күңел күкләргә ашты, җиде катлы күкләрнең ишекләрен ул ачты...
Район мәдәният йортының тамашалар залында бу көнне шатлыклы да, бераз моңсу да йөзләрне күреп була иде... Алар – алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар, бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучылары.



Оҗмахка тиң мондый авыл кайларда бар соң тагын...

27-06-2015, 09:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 619 | Комм.: 0
Оҗмахка тиң мондый авыл кайларда бар соң тагын...
Нәкъ Тукай язганча, тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар – якын безнең авылга ул... Аблай авылы – районыбызның иң гүзәл төбәкләренең берседер.