“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Якташ әдипләргә – якташыбыз исемендәге премия

9 (11093) | 26-01-2016, 10:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 405 | Комм.: 0
Якташ әдипләргә –  якташыбыз исемендәге премия
2015 елның 31 декарь көне ил һәм республика буенча игълан ителгән Әдәбият елын календарь вакыт буенча тәмамласа да, аңа багышланган чаралар тукталып калмады, район-шәһәрләрдә әле дә дәвам итә.
Гомумән, рәсми игълан ителгән ел тәмамлану шартлы билге генә булуын тормыш үзе раслап тора. Яшәешебез, рухи мохитебез әдәбият-сәнгать һәм мәдәният белән, димәк, матурлык-гүзәллек белән, тыгыз үрелгән, бу төшенчеләрдән аерып алгысыз бит ул. Бүгенге тормышны бу өлкәләрсез күз алдына да китереп булмый.



“Өйрәнергә, укырга беркайчан да соң түгел”

8 (11092) | 23-01-2016, 16:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 376 | Комм.: 0
“Өйрәнергә, укырга беркайчан да соң түгел”
“Өченче буын халык университеты” республика максатлы программасына ярашлы, аны тормышка ашыру йөзеннән 2011 елдан бирле район үзәгендә халык университеты эшләп килә. Анда 55 һәм 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар шөгыльләнә ала.
Моның өчен беренче чиратта социаль ярдәм идарәлегенә килеп, кайсы юнәлеш буенча өйрәнергә, укырга теләгеңне белдереп, гариза язарга кирәк. Паспорт һәм пенсионер таныклыгын да алып килү мотлак. 2015-2016 елларда оештырылган шундый уку үзәкләренә өченче буын вәкилләре зур теләк белән йөри. Аның берсе гимназиядә урнашкан.



Котлыйбыз!

7 (11091) | 21-01-2016, 10:26 | Котлаулар | Просмотров: 503 | Комм.: 0
Котлыйбыз!
Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Башкиравтодор” ачык акционерлар җәмгыятенең филиалы – Чакмагыш юл төзү-ремонтлау идарәлегенең юл мастеры ТИМЕРҖАН ЗЫЯ УЛЫ КАШАПОВ муниципаль районның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.



Былтыргыдан күбрәк

7 (11091) | 21-01-2016, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 345 | Комм.: 0
Район авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары җаваплы вакыт — кышлату чорын кичерә. Мөмкин кадәр күбрәк продукция җитештереп, малларны сау-сәламәт һәм баш санын югалтуларсыз кышлату һәр хуҗалыкның изге бурычы санала.
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы терлекчеләре быел да бу мәсьәләгә җитди игътибар биреп, югары хезмәт күрсәткечләренә ия. Малларның туклану рационы төрле витаминнар белән тулыландырылуы, прививка-вакциналарның вакытында ясалуы, терлекләр тотылган биналарның төзек һәм санитар нормаларга туры килүе һәм эш шартларының канәгатьләнерлек булуы – болар һәммәсе дә югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешүгә төп шарт булып тора.



Шатлыкларны ишеттерер өчен туган ягы кирәк кешегә

6 (11090) | 19-01-2016, 10:49 | Төрлесеннән | Просмотров: 448 | Комм.: 0
Шатлыкларны ишеттерер өчен туган ягы кирәк кешегә
Күренекле якташыбыз, икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия табигый фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы), Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан дәүләт университетының шәрәфле профессоры, ил күләмендә танылган галим, Башкортстанда региональ икътисад мәктәбен барлыкка китерүчеләрнең һәм камилләштерүчеләрнең берсе, Баш-кортстан Республикасында икътисад өлкәсендәге иң саллы фәнни хезмәтләргә бирелә торган Мәхмүт Токымбәтов исемендәге премиясе иясе, күп томлы “Башкорт энциклопедиясе” нәшриятының фәнни-редакция советы һәм редколлегия әгъзасы, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының һәм республика “Чакмагыш”якташлар оешмасы идарәсенең Гыйлемдар Рамазанов исемендәге премиясе лауреаты Касыйм Мө-хәммәтназыйф улы Йосыпов әдәби өлкәдә дә киң билгеле.



“Үсмер. Гаилә” операциясе бара

6 (11090) | 19-01-2016, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 354 | Комм.: 0
Башкортстан Эчке эшләр министлыгы балиг булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр саны артуга борчылу белдерә.
2015 ел йомгаклары буенча, республикада андый балаларга карата кылынган 2921 хокук бозу очраклары теркәлгән. Бу күңелсез хәлләргә анализ андый җинаятьләрнең күбрәк әти-әниләре беркайда да эшләмичә, эчкечелек һәм наркомания белән мавыккан гаиләләрдә кылынуын күрсәтә.



Министрлар бүләкләре

5 (11089) | 16-01-2016, 09:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 416 | Комм.: 0
Районның 85 еллыгына
Авыл хуҗалыгын алып бару һәр заманда да җиңел генә булмады. Табын муллыгына күпләрнең тырышлыгы белән ирешелә.
Безнең халык уңган, иңенә күпме йөкләтелсә, шуны намусы кушканча башкарырга күнеккән. Планнар һәрчак югары булды. Үзем эшләгән елларны хәтерлим дә, бу кадәрне башкарырга колхозчылар ничек өлгерде икән, дип уйлап куям.