Министрлар бүләкләре
16-01-2016, 09:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 415 | Комм.: 0
Районның 85 еллыгына
Авыл хуҗалыгын алып бару һәр заманда да җиңел генә булмады. Табын муллыгына күпләрнең тырышлыгы белән ирешелә.
Безнең халык уңган, иңенә күпме йөкләтелсә, шуны намусы кушканча башкарырга күнеккән. Планнар һәрчак югары булды. Үзем эшләгән елларны хәтерлим дә, бу кадәрне башкарырга колхозчылар ничек өлгерде икән, дип уйлап куям. “Кызыл Октябрь” колхозы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм сату йөкләмәләрен һәрвакыт үтәп, алдынгылар сафында йөрде. Елына 50-70 мең центнер иген, 45-55 мең центнер шикәр чөгендере, 2600 центнер көнбагыш дәүләткә сатылды. 5 мең центнер ит, 20-25 мең центнер йон, 300 мең данә тавык йомыркасы, 10 центнер бал һәм башкасы озатылды. Һәммәсе зачет авырлыкта. Хуҗалык икътисадый яктан тотрыклылардан исәпләнде. Хуҗалыкны интенсив алып бару өчен төрле маркадагы авыл хуҗалыгы машиналары, яхшы нәселле маллар сатып алынды. Төзелеш эшләре дә киң колач белән барды. Җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре хезмәт коллективларында еш булырга тырышты: терле фән яңалыклары, алдынгы тәҗрибәләр белән таныш-тырды. Агрономик, зооветукулар – кыскасы, идеологик эшчәнлек гөрләп торды.
Эш вакытында төрле истәлекле очрашулар да булды. 1983 елның август ае аеруча хәтердә калды. Ул чактагы авыл Советы рәисе Дамира Казыйханова белән бергәләп “Хезмәт коллективы турындагы”законны аңлатып йөргән вакыт иде. Яңа Мортаза сөтчелек фермасына да булырга туры килде. Без барлык терлекчеләрне җыеп, яңалыкларны аңлата башлаганда гына КПССның Чакмагыш райкомы беренче секретаре Фәрит Кәнзел-мәгариф улы Дәүләтшин белән Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Шәйхетдин Муса улы Гайсин (хәзер инде ул вафат) килеп кереп исәнләштеләр дә, терлекчеләр янына барып утырдылар. Безнең занятиене бик ошаттылар. Фермада да тәртип, сыерлардан сөт алу да канәгатьләнерлек. Министр терлекчеләр, савучылар белән электән таныш кеше кебек әңгәмә корып җибәрде, тормыш-көнкүреш шартларын сорашты, сорау-үтенечләре белән кызык-сынды. Үтенечләрсез генә булмады, әлбәттә. Ферма мөдире Сәгыйть Сакаев коллектив исеменнән укучы балаларны Иске Калмаш урта мәктәбенә йөртү өчен (ара 12 километр) автобус бүлүләрен сорады. Иптәш Гайсин да сорау-үтенечкә каршы үзенең шартын куйды: “Ел саен һәр сыердан 3 мең килограммнан артык сөт савып алсагыз, автобус бүләргә тырышырбыз”, – диде.
Әйткәндәй, колхозда 1979 елда кайткан бер автобус бар иде. Ләкин ул елларда авылда бар кешедә дә җиңел машина юк иде. Барлык авыл халкы шул бер автобуска карап торды. Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, туйга, кунакка бару өчен берәр ай алдан чиратка язылдылар. Укучы балалар дәресләргә ачык машина башында, машина булмаганда трактор чанасында да йөрделәр.
Вәгъдәдә, әйтелгән сүздә тору өчен ферма коллективы барлык көчен салып эшләде һәм максатка иреште: һәр сыердан уртача савым 3198 килограммга җиткереп үтәлде.
Ә алдынгы савучылар Лия Мамлиева (4287 килограмм), Рәфидә Хәбибуллина (4213), Кәүсәрия Дәүләтгәрәева (4146), Фина Сухова (3846), Флүрә Сабирова (3713) тагын да зуррак күрсәткечләргә иреште.
Хезмәт җиңүе турында Баш-кортстан авыл хуҗалыгы министры Ш.М.Гайсинга тиз генә рапорт язып, телеграмма җибәрдек. Ул сүзендә торды, вәгъдәсен үтәде: берничә айдан соң укучыларны мәктәпкә йөртү өчен Курган ав-томобиль заводыннан өр-яңа “КАВЗ-685” маркалы автобус кайтты. Ул автобусны баштагы елларда Камил Вәлиев, аннан соң озак еллар (майлап-җайлап кына) Ришат Еникеев йөртте. Автобус озак еллар мәктәпкә хезмәт итте.
Тагын бер вакыйга хәтердә саклана. 1970 еллар иде. Колхоз рәисе Тәлгать Хәнәфи улы Локманов Иске Калмашта колхозчылар үтенече буенча балалар бакчасы төзетә башлады. Ул елларда кол-хозларга төзелеш материалларын һәм башкасын бик аз бүләләр иде. Ышаныч кәгазе (доверенность) белән алып булмый, акчага сатып алу да рөхсәт ителмәде.
Тәлгать Хәнәфи улы минем әтинең Яңа Каръяудыдан булуын, Башкорт АССРы җирле сәнәгать министры Әгъзам Фәрхелислам улы Әрдиевның да Үзмәш авылыннан чыгуын, икесенең дә 1930 нчы елларда Уфа шәһәрендә, авыл хуҗалыгы мәктәбендә укыганнарын да белгән. “Бер чор кешеләре бер-берсен белергә, кирәк чакта ярдәм итешергә тиеш”, – дип, мине өйрәтеп, министр Әрдиевка балалар бакчасына җитмәгән тө-зелеш материалларын сорарга җибәрде.
Чыннан да, Әрдиев мине үз авылдашы кебек җылы кабул итте һәм үтенечебезне кире какмады: каяндыр кирәк нәрсәләр алырга ышаныч кәгазе язып бирде. Озакламый балалар бакчасын төзеп бетердек. 1984 елда инде җиһазлары, кирәк-яраклары да булдырылды. Әмма иң кыены калды – зур, 4 камфоркалы газ плитасын бер җирдән дә табып булмый. Тәлгать Хәнәфи улы хаклы ялга китте. Аның эшен авылыбызның укып кайткан яшь белгече дәвам итте. Ә газ плитасы артыннан барыбер миңа барырга туры килде, хәтта тапмыйча кайтмаска кушылды. Кайдан табарга дип озак кына уйлап тордым да, колхоз өчен сорау гаеп булмас дип, Тәлгать Хәнәфи улы өйрәткәнне искә төшереп, Башкорт АССР финанс министры, Бөек Ватан сугышы каһарманы, Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләйман улы Сөләймановка мөрәҗәгать итәргә булдым. Исән-ләшкәч, кемлегемне, кайдан килгәнемне белдердем. Ул: “Акча кирәкмени?” – дип сорады. Мин тиз-тиз генә сөйли башладым. Балалар бакчасын ачуның тоткарлануыннан гомум эшчәнлеккә зыян килүе, савучыларның эш ташлавы турында аңлаттым. Тәүдә: “Минем нинди министр икәнемне белмисеңмени?” – дип катырак эндәшсә дә, бик ныкышкач, Шәриф Сөләйман улы секретарен чакырып алды, аңа ниндидер кәгазь бирде. Кабул итү бүлмәсенә чыккач, секретарь ханым миңа адрес өйрәтте. Дим станциясенә (ул чакта бүгенге кебек зур бистә үсеп чыкмаган иде әле) барып, складтан 4 камфоркалы, өстәл зурлык электр плитасы алып кайттык. Бу вакыйгага 31 ел узды. Ә шул плита һаман да эшли әле.

Әзерләде: Динә Сакаева
Похожие новости:
-
15.10.2015: Җәмгыять тормышы
Җир улы
-
14.02.2015: Район яңалыклары
Эшкә бирсәң чын күңел нәтиҗәсе тиз күренер
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары
-
28.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!
-
01.01.2015: Төрлесеннән
Уңышлар алып килде бу ел…