» » “Өйрәнергә, укырга беркайчан да соң түгел”

“Өйрәнергә, укырга беркайчан да соң түгел”

23-01-2016, 16:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 375 | Комм.: 0
“Өйрәнергә, укырга беркайчан да соң түгел”
“Өченче буын халык университеты” республика максатлы программасына ярашлы, аны тормышка ашыру йөзеннән 2011 елдан бирле район үзәгендә халык университеты эшләп килә. Анда 55 һәм 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар шөгыльләнә ала.
Моның өчен беренче чиратта социаль ярдәм идарәлегенә килеп, кайсы юнәлеш буенча өйрәнергә, укырга теләгеңне белдереп, гариза язарга кирәк. Паспорт һәм пенсионер таныклыгын да алып килү мотлак. 2015-2016 елларда оештырылган шундый уку үзәкләренә өченче буын вәкилләре зур теләк белән йөри. Аның берсе гимназиядә урнашкан. Занятиеләр махсус җиһазландырылган компьютер классында уза. Укытучы Татьяна Михайловна Кәримова өлкәннәрне заман җиһазына идарә итәргә өйрәтә. Икенчесе – физкультура-савыктыру комплексында оештырылган шәхси гигиена һәм сәламәтләндерү физкультурасы ысуллары нигезләрен өйрәтү үзәгендә югары квалификацияле белгеч, БРның атказанган укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Русиянең атказанган спорт һәм хезмәт ветераны Фидрат Афзал улы Гыймаев күнекмәләр алып бара.
2014-2015 елларда мондый укуларга барлыгы 63 пенсионер җәлеп ителде. Быел компьютерда эшләргә өйрәтү төркемендә 10, физкультура-савыктыру комплексында 15 кеше шөгыльләнә. Бу түгәрәкләрдә барлыгы 3-4 төркем өлкән яшьтәгеләр укый. 2011 елда 4, 2012-2013 елларда 9, барлыгы 180 кеше җәлеп ителгән. Шулай итеп, республика максатлы программасында катнашып, бу елларда барлыгы 340 өлкән райондашыбыз буш вакытларын файдалы шөгыльдә үткәргән.
Күнекмәләр фәһемле үтеп кенә калмый, аларда өлкәннәр бер-берсе белән аралашып, хәл-әхвәл белешеп, яңа мавыктыргыч һөнәрләргә, шөгыльләргә дә ия булалар. Компьютерда эшләргә өйрәнү серләренә төшенүчеләр хәзер еракта яшәүче балалары, оныклары белән телефон аша гына түгел, бәлки электрон почта, скайп аша да аралашырга мөмкинлек, уңайлык тууын зур сөенеч белән дәлиллиләр. Узган елларда, мәсәлән, өлкән буын вәкилләреннән анкета сорауларына җавап алганда шул ачыкланган: 21 кеше үзләре сайлаганны зур теләк белән өйрәнүләрен һәм киләчәктә дә аны дәвам итәргә теләкләрен белдергәннәр. Заман арбасыннан һич тә төшеп калырга теләмәүләрен, түземлелек белән һәр ике юнәлеш буенча укыткан, алар белән даими шөгыльләнгән укытучыларга ихлас рәхмәт җиткерәләр.

Зирена Бәдретдинова.
Рәсемдә: атнага ике мәртәбә пенсионерлар менә шулай компьютер артында шөгыльләнә.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: