“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Авыл икмәкле, моңлы да җырлы да булыр әле

19 (11103) | 18-02-2016, 10:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 355 | Комм.: 0
Авыл  икмәкле, моңлы да җырлы да булыр әле
“Туган якның җире – җәннәт, суы ширбәт” район үзешчәннәре фестивален карарга Рапат авылына юл тоттык. Машинада барганда телевизор-компьютер заманы, җылы өеннән уңайлы диваннан аерылып, кышкы кичтә кемнең клубка барасы килеп торыр икән, дип уйлаган идем дә, ялгышканмын. Үзешчәннәр иҗатына, гади, халыкчан башкаруга битараф булмаганнар күп икән – зал шыгрым тулы иде. Чакмагыш һәм тирә-як авыллардан да тамашачыларның булулары шатландырды.



Каһарман якташлары рухына тап төшермәсләр

18 (11102) | 16-02-2016, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 300 | Комм.: 0
Каһарман якташлары рухына тап төшермәсләр
Җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыяте хезмәткәрләренең узган 2015 елдагы хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясау, алга яңа юнәлешләр билгеләүгә багышланган хисап-сайлау җыелышында җәмгыять иганәчесе – Уфадагы 10 санлы төзелеш идарәлеге директоры урынбасарлары Рөстәм Халит улы Гобәйдуллин белән Ринат Хәбирҗан улы Вилданов, муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Венер улы Камалов, хакимиятнең эшләр идарәчесе Илгиз Фаил улы Ихсанов, ярышучы “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов, Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Рәзиф улы Тимерханов һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.



Үрнәкле гаилә, бәхетле картлык

16-02-2016, 10:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 495 | Комм.: 0
“Яшьлегеңдә күп тырышсаң,
Эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны
Бик тыныч һәм бик җиңел.

Г. Тукай.

Кеше гомере төрле мизгелләргә бүленгән. Һәм аның ничек үтүе, гомер көзләренең нинди төсләр белән килүе – һәммәсе яшьлек елларының җимешедер ул. Тукайча әйтсәк, бәхетле картлык көннәренә нигез нәкъ яшьлек елларында салына да инде. Әлеге язмамның да героинясы яшьлек елларының кадерен белеп, тормышның төрле сынаулары алдында каушап-югалып калмыйча, киресенчә, үзендә илаһи көч-куәт табып, һәрвакыт алга карап гомер итүче Фәния Сабир кызы Галиуллинаны районыбызда яхшы беләләр. 35 ел гомерен райондашларыбызның сәламәтлеген саклауга бирде ул. Тугызынчы дистәне тутырып килгән Фәния апаның әлеге көндә дә һушы-акылына, зиһененә һәм, иң мөһиме, ачык күңелле һәм иман нуры сибелгән йөзләренә карап, сокланып та, хәтта кызыгып та куясың. Улы һәм килене тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә ул.



Күңел яралары төзәлми...

17 (11101) | 13-02-2016, 11:58 | Район яңалыклары | Просмотров: 321 | Комм.: 0
Күңел яралары төзәлми...
Иске Биккенә авылында туып, кечкенәдән үк “солдат” уенын уйнап үскән курку белмәс, батыр йөрәкле Әдип Нәҗип улы Галин, урта мәктәпне тәмамлагач, күп тә үтми армия хезмәтенә чакыру ала.
Әнисе каты авыру сәбәпле, хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп, армияга китүне бераз кичектерүләрен үтенә. Һәм егетне 3 айга Уфага БТР йөртергә укырга җибәрәләр. Әлбәттә, Әфганстанда хезмәт итәчәге алдан ук егеткә билгеле була. Әмма кыю егетне берни дә куркытмый.



Авылымда минем җанга рәхәт татлы моң бар, Туган җирдә бөтен гомерем, бәхетем минем

17 (11101) | 13-02-2016, 11:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 394 | Комм.: 0
Авылымда минем җанга рәхәт татлы моң бар, Туган җирдә бөтен гомерем, бәхетем минем
Мәдәният йортында тормыш кайный икән – димәк, авыл да яши, дигән сүз. “Туган якның җире – җәннәт, суы – ширбәт” район үзешчәннәр фестивале эстафетасын 9 февральдә кабул итеп алган калмашбашлылар да бу фикерне ачык дәллиләде.



Приглашаем всех на ледовую дискотеку!

11-02-2016, 10:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 389 | Комм.: 0
Приглашаем всех  на ледовую дискотеку!
13 февраля 2016 г. в 19:00 на хоккейном корте МБОУ СОШ №1 с. Чекмагуш состоится дискотека на льду, посвященная Дню Святого Валентина.



Батырлык күрсәткән өчен

16 (11100) | 11-02-2016, 10:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 408 | Комм.: 0
Батырлык күрсәткән өчен
Чакмагыш туфрагында туып-үсеп, аны ерак-еракларда үзенең батырлыгы, кыюлыгы, туган җирен, илен, Ватанын чиксез яратуы белән данлаучы яшь егетләребез — солдат хезмәтен үтәүче кыю, батыр улларыбызның исемнәре еш кына гәзит битләрендә урын ала.
Шундый батыр яугирләрнең берсе, Митрә-Әюп авылы егете Марсель Земфир улы Сөләймановны 9нчы февраль көнне Чакмагыш хәрби комиссариатында бүләкләү тантанасы үтте.