Каһарман якташлары рухына тап төшермәсләр
16-02-2016, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 299 | Комм.: 0
Җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыяте хезмәткәрләренең узган 2015 елдагы хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясау, алга яңа юнәлешләр билгеләүгә багышланган хисап-сайлау җыелышында җәмгыять иганәчесе – Уфадагы 10 санлы төзелеш идарәлеге директоры урынбасарлары Рөстәм Халит улы Гобәйдуллин белән Ринат Хәбирҗан улы Вилданов, муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Венер улы Камалов, хакимиятнең эшләр идарәчесе Илгиз Фаил улы Ихсанов, ярышучы “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов, Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Рәзиф улы Тимерханов һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Җәмгыять әгъзалары иң тәүдә урындагы талантларның хезмәт алдынгылары хөрмәтенә әзерләгән концерт номерлары белән хозурланды. Төрле тармакларда ал-ял белми фидакарьлек өлгеләре күрсәткәннәр – механизаторлар, автомашина йөртүчеләр, савучылар һәм башкаларның исемнәре аталып, алар хөрмәтенә җырлар башкарылу мәдәният йорты залында утыручы барлык җәмгыять әгъзаларына да, шул исәптән хөрмәтле хезмәт ветераннарына да яңа күтәренкелек өстәми калмагандыр.
Хисап-сайлау җыелышын җәмгыять директоры Мөдәрис Хәмәтҗан улы Гафаров ачып җибәрде. Чараның көн тәртибен бәян иткәннән соң узган елдагы эшчәнлек йомгаклары белән таныштырып китте. Директорның сүзен төрле өлкәләрдә хезмәт өлгеләре күрсәтүче хезмәткәрләр турында сөй-ләүдән башлавы урынсыз түгел иде – биредә чын-чыннан эшли беләләр, олы җаваплылык тоеп башкарылган хезмәтнең генә зур уңышларга китерә алуын яхшы аңлыйлар. Җитәкчелек һәм белгечләр тарафыннан күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм тиз арада хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткечләрендә дә уңай чагылыш таба. Ә бу игътибар янына, әлбәттә, яхшы шартлар тудыру, техника яңарту, көтүләрне даими тулыландыра бару, җирләрне тиешенчә ашлап, бөтен технологияләрне җиренә җиткереп эшкәртү һәм һава шартларына яраклаша белү дә мөһим. Җәмгыять директоры боларның һәммәсе турында тәфсилле сөйләп, юл куелган җитешсезлекләр, эшләп җиткермәүләр сәбәпләренә тукталды, аларга башкача юл куймаска чакырды. Әйтик, хуҗалыктагы техника паркы нык искергән – тузу дәрәҗәсе 40 проценттан артып китә. Даими ремонтлап, эш хәлендә тоту өчен зур чыгымнар тотыныла, өстәвенә тузган техниканы эшләтер өчен ягулык-майлау материалларын да күп тотынырга туры килә. Иң аянычлысы – эшләрнең кызган мәлендә генә техника күп ватылып, агротехник вакыт кулдан ычкындырыла, ә читтән техника китерткәч, түләүгә киткән чыгымнар хуҗалыкны тагын да артка сөйри. Бу өлкәдә эшлиселәр күп әле.
Вакытын кичектергәч, әзерләнелгән мал азыгының сыйфаты да күпкә кими, бу исә тиешенчә сөт һәм ит җитештерү мөмкинлеген чикли. Күрше хуҗалыкларда бүген тере акча чыганагы булган сөт җитештерү белән икътисадларын шактый ныгыта алсалар, бәхтизинлыларга әле-ге өлкәдә уйланасы күп әле. Хезмәт тәртибе җәһәтендә дә уйланасы бар. Боларның һәркайсын ачынып җиткергәндә залда утыручы җәмгыять әгъза-ларының һәркайсы көенеп кенә калмыйча, санап үтелгән бәлаләрдән арыну юлын табып була алырмы дип өметләнгәндер. Һәрхәлдә, һәркайсының йөзендә битарафлык түгел, ә өмет-ышаныч билгеләре күренеп торды.
Җәмгыять директоры шулай ук хәлләрне уңай якка үзгәртә алырлык юнәлешләрне дә ачык тоемлавын белдерде. Башка хуҗалыклардан калышмас өчен биредә тәү чиратта мал азыгы хәзерләү комбайны, зур ресурска ия җир эшкәртү техникасы алу мөһим. Ә моның өчен дәүләт программасына кушылып, субсидиягә, я булмаса банк кредитына ия булырга кирәк. Моңарчы алынганнарын да вакытын сузмыйча гына түли барып, әлбәттә. Артабан һәр әгъзадан гомум эшкә кулдан килгән кадәр зуррак тырышлык юнәлтү таләп ителәчәк. Болай иткәндә дистә ел элек хуҗалыкны саклап калу өчен инвестиция салган, һәр ел даими ярдәмнән баш тартмаган 10нчы төзелеш идарәлеге һәм муниципаль район хакимияте алдында да йөз кызарырлык булмаячак, уңышлар да озак көттермәячәге бәхәссез.
Директорның хисабын ревизия комиссиясенеке тулыландырды. Күрсәткечләр көтелгәндәгедән түбән булса да, алга китеш бар – димәк, эшчәнлекнең уңышлы булачагына өмет юк түгел. Иң мөһиме – җир мәйданнары, азмы-күпме дәрәҗәдә хезмәт ресурслары, йөз әгъзаны берләштергән коллектив бар. Коллективтагы яхшы киләчәккә булган омтылышны сүрелдермәскә генә кирәк, кешеләрне эшчәнлекләренең нәтиҗәлелегенә ышандыра алу мөһим. Җәмгыять идарәсе алдында бүген иң мөһим бурыч шундый.
(Мәкаләнең дәвамын 18-нче санлы гәзит битләрендә укый аласыз)
Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
09.02.2016: Район яңалыклары
Иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләрбез”, – диде “Юлдаш” җәмгыяте әгъзалары
-
04.02.2016: Муниципаль район хакимиятендә
Ышанычлы адымнар белән үсеш юлыннан
-
19.02.2015: Район яңалыклары
Бердәмлек һәм тырышлык белән
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары
-
05.02.2015: Район яңалыклары
Ирешелгәннәрдән чигенүләр юк