“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Мода түгел, заман таләбе

25 (11107) | 5-03-2016, 15:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 374 | Комм.: 0
Чакмагыш беренче урта мәктәбе районыбызда беренчеләрдән булып электрон белем бирү, электрон документлар әйләнешен үстерү һәм электрон дәреслеклекләр куллану буенча зур проектка нигез салып, аны тормышка ашыруда уңышлы эшләп килә. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына ярашлы, электрон белем бирүнең төрле формаларын куллану төп бурыч булып кала.



Үсеш юлында

24 (11106) | 3-03-2016, 09:47 | Район яңалыклары | Просмотров: 360 | Комм.: 0
Үсеш юлында
Узган ел “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзалары өчен уңышлы гына булды. Хуҗалыкта барлыгы 145 эшче көче исәпләнә, алар төрле участокларда намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәтә.
Күпчелек (75 кеше) терлекчелек тармагында эшли. Үткән ел терлекчеләр тырышлыгы белән 33811 центнер сөт җитештерелде. Һәр сыердан уртача 5635 килограмм сөт савып алынды, ягъни 2014 елга караганда 298 килограммга артты.



Туган ягым минем, газиз җирем, Шундый иркен синдә сулавы

24 (11106) | 3-03-2016, 09:41 | Район яңалыклары | Просмотров: 455 | Комм.: 0
Туган ягым минем, газиз җирем, Шундый иркен синдә сулавы
Яңа Балтач мәдәният йортына килеп керү белән игътибарны оста куллар күргәзмәсе җәлеп итте. Күз явын алырдай, чын сәнгать әсәре булырдай эшләр байтак монда.
Күргәзмәнең хуҗабикәсе – китапханәче Раушания Гәрәева барчасы белән таныштыра, кызыксынучыларның сорау-ларына җавап бирә, авыл уңганнарының исемнәрен атап үтә. Кул эшенә маһирлар арасында төрле буын вәкилләре бар. “Кызлар кулы гөл коя” бүлегендә тегү, чигү, бәйләм әйберләр урын алган.



Район халкы игътибарына!

1-03-2016, 10:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 286 | Комм.: 0
Агымдагы елның 1 мартыннан район үзәк дәваханәсенең теш дәвалау кабинеты Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 82 йорт адресы буенча урнашкан ( хәзерге ДОССАФ) бинага күчерелде. Теш дәвалау-алдыру кебек стоматологик ярдәм алыр өчен шимбә һәм якшәмбедән тыш барлык эш көннәрендә 8.15 сәгатьтән 16.27 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин (12.00 сәгатьтән 13.00гә кадәр – төшке аш вакыты).

Район үзәк дәваханәсе администрациясе.



Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп, зур дәрт белән янып яшик без!

23 (11107) | 1-03-2016, 10:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 370 | Комм.: 0
Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп,  зур дәрт белән янып яшик без!
Район мәдәният йортына авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүче хезмәт алдынгылары, агросәнәгать өлкәсен хезмәтләндерүче предприятиеләр хезмәткәрләре җыелды. 2015 елда башкарылганнарга йомгак ясалды, агымдагы чорга план-максатлар билгеләнде. Район аграрийларының гомум җыелышын район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков алып барды.



Җитезлектә, кыюлыкта көч сынашып

23 (11107) | 1-03-2016, 10:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 349 | Комм.: 0
Җитезлектә, кыюлыкта көч  сынашып
23 февраль – чын ир-егетләр бәйрәме ул. Изге бурычын үтәгән, я булмаса әлеге көндә илебез киңлекләрендә, чикләрендә хәрби хезмәттә булучылар һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар билгеләде бу көнне.



Спорт яңалыклары

22 (11106) | 27-02-2016, 16:11 | Спорт | Просмотров: 357 | Комм.: 0
Бәйрәм көннәрендә хоккей сөючеләр мавыктыргыч уеннар шаһиты булдылар. 21 февраль көнне өлкәннәр төркемендәге 6 команда арасында төнге хоккей лигасы Кубогына ярышлар үтте.
Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназиянең боз мәйданнарында Бүздәк, Имәнлекул, Чакмагыш, Югары Аташ командалары, Яңа Балтач һәм Тайняш, Рапат һәм Калмашбаш авылларының җыелма командалары тәүдә төркемнәргә бүленеп уйнадылар, аннан соң финал ярышлары үтте. Командалар арасында үзара көч сынашу киеренке шартларда барды. Һәр команда җиңү өчен бар осталыгын салып уйнарга тырышты. Судьялар уеннарга нәтиҗә ясаганнан соң җиңүчеләр игълан ителде: Чакмагыш командасы җиңүче исеменә лаек булды, II урынны Югары Аташ командасы яулады, III урында Рапат һәм Калмашбаш авылының җыелма командасы, IV урында Имәнлекул, V урынны Бүздәк авылы һәм Яңа Балтач һәм Тайняш авылының җыелма командалары бүлеште. Турнирның иң яхшы һөҗүм итүчесе – Рапат авылыннан Юлай Таюпов, иң яхшы сакчысы – Югары Аташ авылыннан Рөстәм Биктимеров, иң яхшы капкачы булып Чакмагыштан Алмаз Аллаяров танылды. Җиңүчеләр кубок, Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.