“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Интернет аша да язылып була

32 (11114) | 24-03-2016, 12:25 | Төрлесеннән | Просмотров: 431 | Комм.: 0
Матбугат – 2016
Интернет аша да язылып була
Хөрмәтле абунәчеләребез!
Хәзер үзегез теләгән гәзит яки журналларга “Башкортстан Республикасы” Матбугат йорты предприятиесе порталы аша – өйләрдән чыгып тормыйча, Интернет челтәренә кереп онлайн режимында да язылырга мөмкин. Моны ничек эшләргә, дисезме?




Беркемне дә аямый

32 (11114) | 24-03-2016, 12:15 | Төрлесеннән | Просмотров: 423 | Комм.: 0
24 март – Туберкулезга каршы көрәш көне
Бу көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән Халыкара туберкулезга һәм үпкә авыруларына каршы көрәш союзы тарафыннан 1982 елдан башлап билгеләнә.
Туберкулез – йогышлы чир. 1991 елга кадәр безнең илдә аның белән авыручылар саны нык азайды, чөнки планлы рәвештә туберкулезга каршы ясалган прививкалар уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Ләкин социаль һәм икътисади үзгәрешләр бу чирне төбе-тамыры белән корытырга һич ирек бирми…



Чәчүгә бүгеннән әзербез

31 (11113) | 22-03-2016, 10:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 415 | Комм.: 0
Узган ел авыл эшчәннәре өчен зур сынаулар елы булды, әмма авырлыклар безне тагын да чыныктырды. Җәйге корылык белән беррәттән көзен озакка сузылган яңгырлар эшкә комачаулык ясаса да, колхозчыларыбыз сынатмады.
Безнең бригадада эш көчендәге 80 кеше исәпләнә. Төп эш тармаклары – игенчелек һәм малчылык. Басучылыкта язгы кыр эшләренә әзерлек көз көне үк авыл хуҗалыгы машиналары ремонтыннан башлана. Ремонтчылар бригадасы аларны быелгы уңыш өчен дә сыйфатлы итеп көйләп-карап куйды инде. Тракторларны һәм аларның арбаларын ремонтлау, бортларын зурайтып кую эшләре дә үзвакытында аткарыла. Шуңа да үткән ел чәчү чорында зур ватылуларга юл куелмады. Ремонт эшләрен оештыруда зур көч салган Рабис Арысланов, Рәвис Жаниев, Рафаэль Ханов, Альберт Галләмов, Әнвәр Хәмидуллин абыйларга рәхмәт әйтәсе килә. Бүгенге көндә ике чәчкеч агрегат, ике культиватор агрегаты, 150 тырма ремонтланды.



Гөл бакчасы булса илем, чәчәге – туган җирем, Ул чәчәкне күркәм итә булдыклы халкым минем

22-03-2016, 10:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 423 | Комм.: 0
Гөл бакчасы булса илем, чәчәге – туган җирем, Ул чәчәкне күркәм итә булдыклы халкым минем
Районыбыз өчен февраль җыр-моң ае булды. Әдәбият елына һәм районның 85 еллык юбилеена багышланган “Туган илнең җире – җәннәт, суы ширбәт” дип аталган халык иҗаты фестивале гөрләп узды.
Үзешчәннәр сынауны уңышлы тотты, иңиңнәре йомгаклау концертларына чакырылды. Тәүге көнне Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе талантлары чыгыш ясады.



Әзерлек планлы бара

19-03-2016, 09:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 320 | Комм.: 0
Әзерлек планлы бара
Агымдагы елның 1 июленнән 15 августка кадәр үтәчәк Гомумрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек кыза бара. Бу кампания авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек торышы турында ышанычлы мәгълүмат туплау максаты белән үткәрелә. Чөнки бу тармакка акчалата ярдәм күләме, агросәнәгать комплексының артабангы үсеше нәкъ шушы мәгълүматларның сыйфаты һәм дөреслегенә бәйле.



Гүзәл зат һәр көнне хөрмәт һәм мәхәббәткә лаек

30 (11112) | 19-03-2016, 09:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 360 | Комм.: 0
Гүзәл зат һәр көнне хөрмәт һәм мәхәббәткә лаек
Зәңгәр күктә чагу нурларын сибеп кояш елмая, тамчылар тама. Ямьле язның беренче бәйрәме көнне Калмашбаш авыл мәдәният йортында гүзәл затларны хөрмәтләү тантанасы үтте. Авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәвилә Хурамша кызы Хөсәенова һәммәсен дә бәйрәм белән котлады.
–Хатын-кыз һәм Ана. Бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Хатын-кызның тормышта тоткан урыны бәһалап беткесез.



Язгы көн ел туйдыра

29 (11111) | 17-03-2016, 16:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 318 | Комм.: 0
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, районыбызның башка хуҗалыкларындагы кебек, алда торган иң җаваплы чор – язгы кыр эшләренә, чәчүгә әзерлек кызу темп белән бара. Дөресрәге, ленинлылар булган барлык төр техниканы да үзвакытында ремонтлап, әлеге көндә чәчүгә әзерлек эшләре белән мәшгуль.