Уңган шофер
№ 93 (11175) | 18-08-2016, 10:12 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 409 | Комм.: 0
Урак кыюларны ярата. Бу сүзләрдә хаклык та бар. Әнә шундый шәхесләрнең берсе — “Герой” хуҗалыгы шоферы Азамат Батыев. Кырлардан икмәк ташучы Азамат уракның уңышлы баруына үзенең лаеклы өлешен кертә. Азамат армиядән кайту белән туган хуҗалыгында хезмәт юлын башлый. Хәзер 1993 елдан башлап “КамАЗ” автомашинасын иярли. Ерак юлларда да йөрергә туры килә аңарга, кышын хуҗалыкка ашлама ташый. Кайда гына йөрмәсен, бер тапкыр да авария ясаганы булмаган аның. Узган елны урып-җыю кампаниясендә Азамат Батыев 23 мең 700 центнер ашлык ташып, хуҗалык буенча беренче урынны алган. Быел да ул район буенча алдынгылар сафында бара.
Басуларда хезмәт туе
№ 93 (11175) | 18-08-2016, 10:05 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 348 | Комм.: 0
Районда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар урагы уңышлы гына дәвам итә. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы уңганнары аны тәүгеләрдән булып тәмамлады. “Заря” хуҗалыгы басуларында да санаулы гектарларны урып-суктырасы калды. “Базы”, "Победа", “Герой” кооперативларында хезмәт темпы югары.
Мал азыгы хәзерләүчеләрнең үз хәстәрлеге: сенаж, фуражын мөмкин кадәр күбрәк туплап калу өчен көрәш дәвам итә бүген.
Мал азыгы хәзерләүчеләрнең үз хәстәрлеге: сенаж, фуражын мөмкин кадәр күбрәк туплап калу өчен көрәш дәвам итә бүген.
“Умартачылык серләре” клубында
№ 92 (11174) | 16-08-2016, 10:25 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 419 | Комм.: 0
Бал кортлары — табигать могҗизасы ул. Татлы да, шифалы да балы – алыштыргысыз нигъмәт, табыннарның яме, зур сые. Бал кортларын үрчетүчеләр татлы тәмгә генә тиенми, бәлки бал сатып тормыш- көнкүреш хәлен яхшырта.
Моннан тыш, умарта тотучылар авыл хуҗалыгына гаять дәрәҗәдә ярдәм итә. Шәхси хуҗалыкларда бал кортларын үрчетүчеләр сафы ишәя. Крәстиян-фермер хуҗалыклары арасында умартачылык белән шөгыльләнүчеләр бал продукциясен җитештерүдә тәҗрибә туплый. 1 гыйнварга фермерларда барлыгы 354 баш умарта исәпләнде. Иң күп умарта саны Иске Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүче Р. Зиннәтуллинда – 120 данә тәшкил итә. Т.Рәфыйков (Тайняш авыл Советыннан), “Мостафа” крәстиян-фер-мер хуҗалыгы, И.Латыйпов (Яңа Коты), Ф.Хәмәдиев, Х.Хөсәенов (Калмашбаш), Ф. Гарифуллин (Чакмагыш) бу өлкәдә уңышлы эшлиләр.
Осталык күрсәттеләр
№ 92 (11174) | 16-08-2016, 10:19 | Спорт | Просмотров: 283 | Комм.: 0
Үткән атнада “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында Физкультурачылар көне үтте. Өлкәннәрнең футбол командалары район беренчелеге өчен көч сынашты. Уеннар 10 август көнне кичке сәгать 7 дә башланды.Командалар көн саен өчәр сәгать дәвамында уен осталыгын күрсәттеләр.
Бердәм хезмәт – уңыш нигезе
№ 92 (11174) | 16-08-2016, 10:16 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 438 | Комм.: 0
Туган ягыбызда иң матур фасыл хакимлек итә. Табыннарга өстәлгән нигъмәтләрдә игенчеләр хәстәрлеге күренә. “Волга” хуҗалыгы эшчәннәре дә ил байлыгын арттыруда үз өлешен кертә.
Районыбыз кырларының кайсы ягына гына күз салсаң да, тигез ара калдырып иген кырларын гизүче комбайннарны, тузан туздырып ындыр табаклары белән басулар арасында йөреп торучы зур йөк машиналарын, инде игеннәр җыелган басуларда салам төргәкләүче техниканы, җир эшкәртүче һәм сөрүче заманча тракторларны күрергә мөмкин. Волгалыларның 2100 гектар җирләрен бөртеклеләр алып тора. Хуҗалык урып-җыюга 20 июль көнне керешкән иде. 15 августка биредә бөртеклеләрнең 68,5 проценты җыеп алынган. Без хуҗалыкка килгәндә игенчеләр Түбән Каръяуды авылы янындагы басуда бодай культурасын суктыралар иде.
Басу эшләре көндәлеге
№ 91 (11173) | 16-08-2016, 10:01 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 304 | Комм.: 0
Игенчеләр өчен вакытның һәр минуты кадерле. Көннәр аяз торганда икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Район басуларында уракның иң кызган мәле.
Үзәктә яңа йорт төзелә
№ 91 (11173) | 16-08-2016, 09:54 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 265 | Комм.: 0
Районыбыз — зур төзелешләр мәйданы. Елдан-ел яңа торак йортлар калкып чыга, ферма биналары, социаль объектлар сафка баса. Әлеге көндә Ленин урамында гомум мәйданы 1487, 80 кв. метр булган өч катлы йорт төзелә. Анда барлыгы 36 фатир (бер бүлмәлеләре – 14, калганнары ике бүлмәле) булачак.