Үзәктә яңа йорт төзелә
16-08-2016, 09:54 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 264 | Комм.: 0
Районыбыз — зур төзелешләр мәйданы. Елдан-ел яңа торак йортлар калкып чыга, ферма биналары, социаль объектлар сафка баса. Әлеге көндә Ленин урамында гомум мәйданы 1487, 80 кв. метр булган өч катлы йорт төзелә. Анда барлыгы 36 фатир (бер бүлмәлеләре – 14, калганнары ике бүлмәле) булачак.
Йортны җаваплылыгы чикләнгән “Стройгаз” җәмгыяте (директор Рөстәм Альбирт улы Вәлиев) төзи. Бу мөһим эш 2015 елның дүртенче кварталында башланган иде, төзүчеләр аны 2017 елның икенче кварталында төгәлләүне күз уңында тота.
—Эшләребез планда каралганча дәвам итә. Төзүчеләр аны тиз һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен зур тырышлык сала. Хәйрулла Хәлилов, Норик Хачатурян җитәкчелегендә ташчыларның ике бригадасы аеруча уңганлык күрсәтә. Автокран белән идарә итүче Чакмагыш егете Урал Хамматовның тырышлыгы да ихтирамга лаек, эшеннән канәгатьбез, — ди прораб Әзһәр Әнвәр улы Сәлихҗанов.
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
28.07.2016: Район яңалыклары
Торак йортлар төзекләндерелә
-
10.03.2016: Спорт
Ярышлар оештырылды
-
15.12.2015: Район яңалыклары
Районыбыз — бай, яшәүләребез дан булсын!
-
22.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Егерме гаилә фатирлы булачак
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Боз шәһәрчеге төзелә