Көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде
№ 96 (11178) | 25-08-2016, 09:45 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 364 | Комм.: 0
Авыл Советлары биләмәләрендә хакимият көннәре бара. Бу чаралар чикләрендә муниципаль район хакимияте җитәкчеләре һәм бүлек мөдирләре урыннарга чыгып, халык белән очрашулар үткәрә. Чираттагы шундый очрашуларның берсе үткән атнада Рәҗәп авыл биләмәсендә үтте. Аның барышында бу төбәктә яшәүчеләр белән турыдан-туры диалог үтте, шушы төбәк халкы өчен көнүзәк булган авыл юлларын ремонтлау һәм биләмәдәге экологик хәлгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Очрашу авыл Советы хакимияте башлыгы Редик Хәмзә улы Хәкимовның чыгыш белән башланды. Ул төбәктәге демографик хәлгә тукталды, мондагы авылларның социаль-икътисади хәлен һәм артабангы үсеш перспективаларын тасвирлады, шулай ук белем бирү, сәламәтлек саклау һәм спортка кагылышлы темаларга да тукталды.

Һәркайда кызу эш кайный
№ 95 (11177) | 23-08-2016, 10:12 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Район хуҗалыклары басуларында иген культураларын урып-җыю эшләре тәмамлануга якынлаша. Август ае өчен бик үк гадәти булмаган һава шартлары быелгы урак темпын аеруча тизләтеп җибәрде. Бүгенге көнгә бөртеклеләр 42,1 мең гектарда сугып алынды. Бу шушы культуралар игелгән мәйданнарның 91,7 процентын тәшкил итә. Район буенча һәр гектардан уртача уңыш күрсәткече — 30,3 центнер. Бер үк вакытта 20,5 мең гектар мәйданда җирләр туңга сөрелеп эшкәртелде. “Алга”, “Волга”, "Победа" кооперативлары һәм “Үзәк” МТС механизаторлары уҗым арышын чәчүгә төште.
Официальная хроника
№ 95 (11177) | 23-08-2016, 10:01 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 376 | Комм.: 0
В соответствии с Приказом Государственного комитета Республики Башкортостан по делам юстиции от 10 августа 2016 года №1273-к на должность начальника отдела ЗАГС Чекмагушевского района назначена Юсупова Ляйсан Камиловна.
Республика җитәкчесе – Чакмагышта
№ 95 (11177) | 23-08-2016, 09:58 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 370 | Комм.: 0
20 августта Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов эш сәфәре белән Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарында булды. Республика җитәкчесе урып-җыю барышы, агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, җитештерү, социаль инфраструктура объектларында булды.
Безнең районда Рөстәм Зәки улы иң тәүдә “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Үрнәк авылы янындагы басуында уңыш җыю барышын карады.
Матур яшәү өчен тырышып эшләргә кирәк
№ 94 (11176) | 22-08-2016, 10:03 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 414 | Комм.: 0
Күмәк хуҗалыклар гөрләтеп эшләсә, иген уңышын мул алса, ит-сөтне күбрәк җитештерсә – гомумән, басучылыктан да, терлекчелектәндә табыш алынса, хезмәт кешесенең дә тормышы күркәм, табыны сыйлы була.
Иң мөһиме – хезмәте өчен тиешлесен алса, аның киләчәгенә ышанычы, тагын да матуррак яшәргә дигән өмете була. Тайняш авыл Советы авыл биләмәсендә бу шулай да. Мондый урыннарда бәйрәмнәр дә чагурак, җыелыш-киңәшмәләр дә җанлырак, күтәренкерәк рухта үтә, зарлану сүзләре ишетелми, ә бәлки бүген — кичәгедән, иртәгә бүгенгедән яхшырак эшлик, барлыкта-җитешлектә яшик, дип алга максатлар куялар. 17 августта хакимият көне дә биредә эшлекле шартларда үтте.
Санаулы гектарлар калып бара
№ 94 (11176) | 22-08-2016, 09:58 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 328 | Комм.: 0
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң кызу эш вакыты дәвам итә. Басуларда өлгергән игеннәр уңыш җыеп алу – бу хезмәтнең иң җаваплы һәм киеренке чоры. Һәр урак чоры басуда эшләүчеләр өчен аерым үзенчәлекләре белән истәлекле.
Быелгы һава шартлары игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен аеруча уңай килде. Шуңа да урак башка еллардагыдан алданрак тәмамлана.
Быелгы һава шартлары игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен аеруча уңай килде. Шуңа да урак башка еллардагыдан алданрак тәмамлана.
Хәрәкәттә бәрәкәт
18-08-2016, 10:17 | Спорт | Просмотров: 327 | Комм.: 0
Хәбәр итүләренчә, Русия Хөкүмәте карары белән илебездә халыкны сәламәт тормышка җәлеп итү максатыннан СССР чорындагы ГТО нормативларын үтәү яңадан тергезелде.
ГТО( Хезмәткә һәм оборонага әзермен) комплексының максаты һәм бурычлары ике өлештән тора: беренчесендә (нормативлар буенча тестлар) билгеләнгән нормалар нигезендә физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерү һәм ГТО комплексларын үтәүчеләрне “билгеләр” белән бүләкләү күз уңында тотыла. Икенче өлешендә гражданнарны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү күзаллана.