» » Хәрәкәттә бәрәкәт

Хәрәкәттә бәрәкәт

18-08-2016, 10:17 | Спорт | Просмотров: 326 | Комм.: 0
Хәбәр итүләренчә, Русия Хөкүмәте карары белән илебездә халыкны сәламәт тормышка җәлеп итү максатыннан СССР чорындагы ГТО нормативларын үтәү яңадан тергезелде.
ГТО( Хезмәткә һәм оборонага әзермен) комплексының максаты һәм бурычлары ике өлештән тора: беренчесендә (нормативлар буенча тестлар) билгеләнгән нормалар нигезендә физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерү һәм ГТО комплексларын үтәүчеләрне “билгеләр” белән бүләкләү күз уңында тотыла. Икенче өлешендә гражданнарны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү күзаллана.
2015 елда 12 төбәктә ГТО нормаларын тапшырып карадылар. Узган елда бу чарада Башкортостан Республикасы да катнашты.
2015-2016 уку елында ГТО нормативларын тапшыруга 3229 укучы җәлеп ителде. Шуларның 333е (9 сыйныфтагылар һәм 11 сыйныфлар) нормативларны тапшырдылар. Беренчеләрдән булып Гөлназ Мофазза-лова алтын билге һәм таныклык алды. ГТО нормативларын тапшыру аркасында медицина институтына укырга кергәндә бер балл өстәмәгә ия булды.
Беренче этапны үтәгән өчен район буенча 47 ГТО билгесе һәм таныклыгы кайтарылды, аларның 35е–алтын, 4е–көмеш, 8е–бронза. Икенче этап сентябрь аенда үтәчәк.
Төрле яшь төркеменә караган һәвәскәр спортчылар өчен ГТО комплексы 11 баскычка бүленә.
Беренче баскычка 1-2 сыйныфлар(6-8 яшь) керә, икенчесенә 3-4 сыйныф укучылары (9-10яшь), өченчесенә 5-6 сыйныф(11-12 яшь), дүртенчесенә 7-9 сыйныф (13-15 яшь), бишенчесенә 10-11 сыйныф (16-17), алтынчысына 18-29 яшьлекләр керә, җиденчесенә 30-39 яшьлекләр, сигезенчесенә 40-49 яшьлекләр, тугызынчысына 50-59яшьлекләр, унынчысына 60-69 яшьлекләр, унберенчесенә 70 яшьтәгеләр һәм өлкәннәр кертелә.
2016-2017 уку елында I-V баскыч ГТО нормативларын барлык сыйныф укучылары һәм теләүчеләр тапшыра алачак. 2017 елдан һәр өлкән кеше дә шәхсән теләге нигезендә бу нормативларны тапшыра ала. Моның өчен интернетта Русия Федерациясенең ГТО сайтына кереп теркәлергә һәм махсус номер алырга кирәк. Нормативларны да шушы ук сайттан карап белергә була. Агымдагы елда дәүләт хезмәткәрләре теләк буенча ГТО нормативларын тапшыра алачак.

Әзерләде: Гөлназ Мусина

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: