» Материалы за Гыйнвар 2017 года

Боз кузгалды, алда – мөһим эшләр

11 (11242) | 31-01-2017, 10:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 256 | Комм.: 0
Боз кузгалды, алда – мөһим эшләр
Районның авыл биләмәләрендә “Җирле инициативаларны хуплау программасы” буенча җыеннар үткәрү тәмамланды. 20 гыйнварда шундый сөйләшүгә Үрнәк, Рапат, Калмашбаш, Иске Бәшир авыл биләмәләрендә җыелып, программада катнашу мөмкинлекләрен билгеләделәр.



Диспансерлаштыру — сәламатлек нигезе

11 (11242) | 31-01-2017, 09:55 | Төрлесеннән | Просмотров: 303 | Комм.: 0
«РГС-Медицина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Башкортстан Республикасындагы филиалы 2017 елда 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90, 93, 96, 99 яшьләре тулган страховкаланган кешеләргә диспансерлаштыру үткәреләчәге турында хәбәр итә.
Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, шулай ук гомум авырулар, эшләгән вакытта имгәнү һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә инвалид булганнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокадада тотылган Ленинградта яшәгән кешегә» билгесе белән бүләкләнгәннәр, икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашистлар һәм аларның союздашлары төзегән концлагерьларның, геттоларның, башка мәҗбүри тотылу урыннарының элекке балигъ булмаган тоткыннары, ничә яшьтә булуларына карамастан, ел саен диспансерлаштыру үтә.



“Карагай” чаңгы базасында яше-карты ял итә

10 (11241) | 28-01-2017, 09:14 | Төрлесеннән | Просмотров: 262 | Комм.: 0
“Карагай”  чаңгы базасында  яше-карты ял итә
Сокланамын Чакмагышка,
Гүзәл туган ягыма.
Йорт-илен гөлбакча итеп,
Шат яшәгән халкыма.

Бу шигъри юллар авторы Фидәлия Баянова хаклы. Районыбызны республикада иң эшчән, уңган, булдыклы кешеләр яшәгән төбәк дип беләләр. Һәм бу шулай да. Авылларыбыз ерактан ук балкып торган, зәвык белән төзелгән матур йортлары, төзек каралты-куралары, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән ихаталары, яшелчә-җимешкә бай бакчалары белән аерылып тора.



Халык ышанычы – олы җаваплылык

10 (11241) | 28-01-2017, 09:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 282 | Комм.: 0
Халык ышанычы – олы  җаваплылык
21-22 гыйнварда Мәскәүдә “Бердәм Русия” сәяси партиясенең XVI хисап-сайлау съезды үтте. Аның эшендә өч меңнән артык кеше, шул исәптән 728 делегат, партиянең төбәк бүлекчәләренең 450 вәкиле, урыннардагы һәм беренчел (первичный) бүлекчәләр делегатлары, федераль һәм төбәк матбугат чаралары вәкилләре катнашты. Анда шулай ук төрле илләрдән 70тән артык дипломатлар кунак сыйфатында чакырылган иде, ә дөньяның иң эре 30дан артык сәяси партияләре вәкилләре дә анда үзләренең тәбрик сүзләрен юллады.



Торак шартларын яхшырту өчен

9 (11240) | 26-01-2017, 08:30 | Төрлесеннән | Просмотров: 263 | Комм.: 0
Башкортстан яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен (фатир сатып алу, йорт төзү) социаль түләүләргә 175 млн. сумнан артык субсидия алачак.
Бу акча “Русия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасы чикләрендә бүленә.



Изгелекләр эшләп калыйк!

9 (11240) | 26-01-2017, 08:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 309 | Комм.: 0
Изгелекләр эшләп калыйк!
Чакмагыш авыл биләмәсендә үткән ел “Җирле инициативаларны яклау программасы”на актив кушылып, конкурста җиңеп чыканнар иде.
Быел да шушы программага проект тәкъдим итү буенча сөйләшергә район мәдәният йортына җыелдылар.



Күмәк көч яу кайтара

8 (11239) | 24-01-2017, 10:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 268 | Комм.: 0
Җирле инициативаларны хуплау программасы
Күмәк көч  яу  кайтара
19 гыйнварда Яңа Коты, Имәнлекул, Иске Калмаш, Чакмагыш һәм Тозлыкуш авыл биләмәләрендә Башкортстан Республикасының “Җирле инициативаларны тормышка ашыруда булышлык итү” программасы буенча җыелышлар үтте.