Халык ышанычы – олы җаваплылык
28-01-2017, 09:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 282 | Комм.: 0
21-22 гыйнварда Мәскәүдә “Бердәм Русия” сәяси партиясенең XVI хисап-сайлау съезды үтте. Аның эшендә өч меңнән артык кеше, шул исәптән 728 делегат, партиянең төбәк бүлекчәләренең 450 вәкиле, урыннардагы һәм беренчел (первичный) бүлекчәләр делегатлары, федераль һәм төбәк матбугат чаралары вәкилләре катнашты. Анда шулай ук төрле илләрдән 70тән артык дипломатлар кунак сыйфатында чакырылган иде, ә дөньяның иң эре 30дан артык сәяси партияләре вәкилләре дә анда үзләренең тәбрик сүзләрен юллады.
Башкортстаннан анда утызга якын кеше катнашты. Делегацияне “Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсе сәркатибе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев җитәкләде, аның составында РИК җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин һәм унөч районнан, ике шәһәрдән унсигез иң яхшы беренчел (первичный) оешма сәркатипләре, башкалар бар иде.
Былтыр18 сентябрьдә Русия Федерациясенең Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда иң күп тавыш бирүне оештырган беренчел оешмалардан делегатлар арасында безнең район вәкиле – Яңа Калмаш беренчел оешмасы сәркатибе, биләмәара китапханә китапханәчесе Нәсимә Әсхәт кызы Бәдамшина да бу чарада катнашты.
Беренче көнне делегатлар җиде мәйданчыкка бүленеп, партиянең сайлау алды программасының тормышка ашырылуын тикшерделәр һәм агымдагы елга эшчәнлекнең өстенлекне юлларын билгеләделәр. Атап әйткәндә, идарәлек органнары эшчәнлеге сыйфаты һәм халык контроле, эшкуарлыкны үстерү, бюджет акчаларын эффектлы файдалану, фән, мәгариф, мәдәният үсеше, шулай ук әйләнә-тирәдәге табигатьне саклау, кешеләрне очсыз-
рак хакка уңайлы торак белән тәэмин итү, аграр үсеш перспек-тивалары һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Икенче көнне, партия Уставына ярашлы, хисап тоту-сайлау процедуралары җәелдерелде. Партия рәисе итеп ачык сайлауда яңа срокка да Дмитрий Анатольевич Медведев сайлап куелды. Рәисе итеп Борис Васильевич Грызлов сайланган Югары Совет әгъзалары исәбендә Башкортстан Республикасы Баш-лыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов та бар. 170 әгъзалы Генераль советның 100 кешесе – яңа сайлаган әгъзалар, араларында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Борисович Толкачев, Уфадан 52 санлы поликлиниканың баш табибы Рөстәм Камил улы Игбаев, Бәләбәй районыннан “Байморза” бүлекчәсенең беренчел оешмасы рәисе Фәридә Фәрит кызы Нәбиева да булу републикабызда алып ба-рылган эшлекле дәүләт сәясәтенең югары дәрәҗәдә хупланылуы күрсәткече дә.
Съездда катнашкан Башкортстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Павел Рюрикович Качкаев, үзе әгъзасы булган Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты тарафыннан бөтен Русиягә таратылырга лаеклы туган Башкортстан өлгеләре, шулай ук юллар төзү һәм ремонтлау, күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонтны тизләтү юллары белән таныштырды. Русиянең транспорт министры Максим Соколов исә Уфадагы “Платон” системасын кертү тәҗрибәсе хәзер илебезнең 25 төбәгендә юллар һәм күперләрне төзекләндерүгә ярдәм итүен ассызыклады. Мәдәният министры Владимир Мединский Башкортстандагы төбәк бүлекчәсендә җәелдерелгән “Урындагы мәдәният йорты” проектын башка төбәкләрдә дә таратырлык өлге итеп куйды. Әлеге программага ярашлы авыл клублары хәзер эшлекле ярдәм ала.
Съездда “Бердәм Русия” партиясенең халыкта киңрәк яклау табуы, аның тарафдарлары арта төшү, чын-чынлап халык яклавына ирешелү турында да әйтеп үтелде. Ә күрсәтелгән ышанычны аклау өчен һәр бүлекчә тарафыннан халыкка якын уңай эшләрне дәвам иттерү мөһим. Шул чакта гына илебез имин, тормыш-конкүрешебез яхшы булачак.
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
22.11.2016: Төрлесеннән
Республика яңалыклары
-
22.09.2016: Район яңалыклары
Сайлау-2016: беренче йомгаклар
-
26.11.2015: Район яңалыклары
Бердәмлектә һәм татулыкта – безнең көчебез
-
28.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы
-
07.02.2015: Җәмгыять тормышы
Көрчеккә каршы – бергәләп!