» » Сайлау-2016: беренче йомгаклар

Сайлау-2016: беренче йомгаклар

22-09-2016, 10:11 | Район яңалыклары | Просмотров: 396 | Комм.: 0
Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе Русия Федерация-сенең Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда күпме халык катнашуын аныклап игълан итте. Сай-лау комиссияләреннән тапшырылган барлык беркетмәләр “Сайлаулар” автоматлаштырылган системасында исәпләнгәннән соң республика буенча тавыш бирергә хокукы булган халыкның 69,78 проценты бу мөһим кампаниядә катнашуы билгеле булды. Бердәм сайлаулар көнендә әлеге хокуктан 2 млн.121 мең 993 кеше файдаланган. Сайлаучылар исемлегендә барлыгы 3 млн.40 мең 701 кеше теркәлгән.
Төбәктә партияләр арасында сайлаучыларның 56,37 процент тавышын җыюга ирешкән “Бердәм Русия” партиясе лидер булды. Икенче урында – Русия Федерациясенең Коммунистлар партиясе (18,62 %), өченче урында – Русиянең Либераль-демократик партиясе (11,29 %). “Гадел Русия” партиясе электоратның 6,88% тавышын җыйды, “Русия коммунистлары” партиясен яклаулары турында 1,84% сайлаучылар белдерде. Бюллетеньгә кертелгән башка партияләргә 1 проценттан азрак сайлаучылар теләктәшлек күрсәтте.
*****
Тоташ илдәге кебек, Чакмагыш муниципаль районы җирлегендә дә 18 сентябрьдә Русия Федерациясенең Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына һәм бер үк вакытта Чакмагыш районы муниципаль район Советына депутатлар сайланды. Шулай ук бу көнне Имәнлекул, Яңа Коты, Тайняш һәм Калмашбаш авыл Советлары депутатларын билгеләүче өстәмә сайлаулар үтте. Район буенча әлеге сайлауларда катнашу хокукына 23691 кеше ия булып, исемлекләрдә теркәлгән. Бердәм сайлау көнендә җирлектәге сайлау участокларында сайлаучыларның 91,57% үзләре ышаныч белдергән кандидатлар өчен тавыш бирде.
Партия исемлекләре буенча сайлауда катнашучы райондаш-ларның 62,35 проценты “Бердәм Русия” партиясенә ышаныч белдергән, ЛДПР — 12,06 %, КПРФ — 9,91%, “Гадел Русия” партиясе өчен 5,82 проценты тавыш биргән.
3 санлы Уфа бермандатлы сайлау округы буенча тавыш бирүләрнең нәтиҗәләре түбәндәгечә булды. Качкаев Павел Рюрикович сайлауларда катнашучыларның 58,03% тавышын җыюга иреште. Ющенко Александр Андреевич –14,01%, Миңнеәхметов Ренат Равил улы– 7,05%, Байгускарова Айгөл Урал кызы – 5,63%, Сәүбәнов Рәис Нуриман улы – 3,98%, Нурисламов Борис Юрьевич – 3,24%, Сафин Фаил Габдулла улы  – 3,06%, Андреева Елена Ярославовна – 2,60%, Петров Виктор Григорьевич – 1,53% тавышка ия булды.
*****
Тайняш, Имәнлекул, Калмашбаш һәм Яңа Коты авыл Советларына егерме җиденче чакырылыш депутатларын өстәмә сайлаулар үткәрелгәннән соң Тайняш авыл Советы авыл биләмәсендә 8нче Каран бермандатлы сайлау округы буенча Рәшит Рәфи улы Хисаев, Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсенең 2нче Яшьләр бермандатлы сайлау округы буенча Инзир Фәнәвил улы Габдрахманов, Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсенең 2нче Югары бермандатлы сайлау округы буенча Зилә Әлтәф кызы Ямалтдинова, Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсенең 4нче Көнбатыш бермандатлы сайлау округы буенча Әлфинә Фәндүз кызы Гатауллина депутат булып сайланды.
*****
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш депутатларын сайлауда
1 санлы Беренче май сайлау округы буенча –Гөлназ Владик кызы Кәримова;
2 санлы Ленин сайлау округы буенча – Рамил Камил улы Агиев;
3 санлы Завод сайлау округы буенча – Илдар Нәүфәл улы Хәбиров;
4 санлы Русия сайлау округы буенча – Динар Данил улы Сәлимов;
5 санлы Совет сайлау округы буенча – Рөстәм Фәвис улы Шәехов;
6 санлы Мирный сайлау округы буенча –Ратмир Фаот улы Камилҗанов;
7 санлы Көнбатыш сайлау округы буенча – Ләйсән Рауил кызы Мостафина;
8 санлы Яңа Балтач сайлау округы буенча – Фән Зөфәр улы Големов;
9 санлы Рапат сайлау округы буенча – Ирек Марс улы Усманов;
10 санлы Калмашбаш сайлау округы буенча – Салават Зәки улы Гыйззәтуллин;
 11 санлы Юмаш сайлау округы буенча – Ирина Миңнеәхмәт кызы Соколова;
12 санлы Рәҗәп сайлау округы буенча – Илгизәр Гали улы Исхаков;
13 санлы Тайняш сайлау округы буенча –Фәргать Фәрит улы Ваһапов;
14 санлы Яңа Коты сайлау округы буенча – Риф Хәбибрахман улы Мусин;
15 санлы Имәнлекул сайлау округы буенча – Илдар Илүс улы Низамов;
16 санлы Тозлыкуш сайлау округы буенча – Әлфизә Мәҗит кызы Гайсина;
17 санлы Иске Калмаш сайлау округы буенча – Рөстәм Равил улы Йосыпов;
18 санлы Бәшир сайлау округы буенча –Рамил Кадыйр улы Ташбулатов;
19 санлы Аблай сайлау округы буенча – Марат Тәлгать улы Мусин иң күп сайлаучылар тавышын җыйды.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: