Шагыйрәнең күңел җәүһәрләрен барлап
№ 105(11187) | 17-09-2016, 09:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 328 | Комм.: 0
Кадер-хөрмәт белән якташларым
Шәл яптылар минем иңемә.
Җылы карашлардан иркәләнеп,
Йөздем кебек яшьлек илендә.
Алтын көзнең башлануын хәбәр иткән Белем көнендә Башкортстанның иң өлкән әдибәләренең берсе – Фәния Чанышева зур юбилеен билгеләде. Берничә дистә ел дәвамында ул чын әдәбият сөю-челәрне сөендереп, күңелләргә кереп калырлык әсәрләр иҗат итә.
Языл һәм бүләкләр дә от!
№ 104 (11186) | 15-09-2016, 10:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 348 | Комм.: 0
“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе “ Русия почтасы”, БСТ телеканалы, “Юлдаш” һәм “Спутник FМ” радио- компанияләре белән берлектә агымдагы елның 1 сентябреннән 31 декабренә кадәр “Яраткан басмаларыңа языл” дип аталган марафон үткәрә. Ул үз эченә “Суперприз от!” “Сәламәт булыгыз!”, “Атна саен бүләк”, “Бәхетле авто” һәм “Яраткан гәзитем тормышымны төптән үзгәртте” бәйгеләрен алачак.
Яшәешне күркәмләндерү хакына
15-09-2016, 10:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 271 | Комм.: 0
Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә үткән хакимият көнендә дә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, “Алга” һәм “Победа” кооперативлары рәисләре Рушан Рифгать улы Гайсин белән Рәсүл Гата улы Фәйрузов, төрле звено белгечләре катнашты. Чараны авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова ачты һәм алып барды.
Күңел омтылышы матурлык тудыра
№ 104 (11186) | 15-09-2016, 10:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 355 | Комм.: 0
Матурлык – нинди киң төшенчә! Моны һәр адәм баласы үзенчә аңлый. Кеше үзен белгәннән башлап матурлыкка омтыла.
Кемнәрдер чәчәк үстереп үзе яшәгән җирне бизи, кемдер чигүләр чигеп гади сөлгене үзенчәлекле, башкаларга охшамаган бизәкле, чагу тастымал итә, кемдер матур шигырьләр иҗат итә, җырларга көйләр яза.
Аның да өлеше бар
№ 103 (11185) | 13-09-2016, 11:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 259 | Комм.: 0
Илфир Хәмидуллин 22 ел гомерен район кулланучылар җәмгыятендә эшләп үткәрде. Соңгы чорда ул “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында эшли. Җәйге айларда ул туплаудагы сыер малларын су белән тәэмин итте, бишәр тонна сыйдырышлы су машинасы белән көненә дүртәр рейс ясады, сөтне мул җитештерүгә лаеклы өлешен кертте.
Республика беренчелегендә
13-09-2016, 11:16 | Спорт | Просмотров: 293 | Комм.: 0
Хәбәр ителүенчә, күптән түгел районыбызда “Салкын чишмә” крәстиән-фермер хуҗалыгы призларына 2001-2004 елларда туган үсмер егет һәм кызлар арасында велосипедта узышу буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда Уфа, Агыйдел, Дүртөйле, Нефтекама, Салават шәһәрләреннән, Благовар, Илеш, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарыннан 62 спортчы шәхси беренчелек өчен көч сынашты.
Ярминкәгә рәхим итегез!
№ 102 (11184) | 8-09-2016, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 306 | Комм.: 0
Шимбә, 10 сентябрьдә, сәгать 10нан район үзәгенең мәдәният йорты hәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданында Корбан бәйрәменә багышланган ярминкә үтәчәк. Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, крәстиян-фермерлар, шәхси йорт ихаталары, эшкәртү предприятиелары, шәхси эшкуарлар анда киң ассортимента үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк.