Республика беренчелегендә
13-09-2016, 11:16 | Спорт | Просмотров: 293 | Комм.: 0
Хәбәр ителүенчә, күптән түгел районыбызда “Салкын чишмә” крәстиән-фермер хуҗалыгы призларына 2001-2004 елларда туган үсмер егет һәм кызлар арасында велосипедта узышу буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда Уфа, Агыйдел, Дүртөйле, Нефтекама, Салават шәһәрләреннән, Благовар, Илеш, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарыннан 62 спортчы шәхси беренчелек өчен көч сынашты.
Ярышырга шактый көчле, төрле ярышларда җиңүләр яуларга өлгергән спортчылар җыелган җирдә безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егет һәм кызларыбыз да сынатмады. 2001-2002 елларда туган үсмер кызлар арасында якташыбыз Айгөл Гәрәева беренчелекне беркемгә дә бирмәде, 2003-2004 елларда туган үсмер егетләр арасында Артем Гомәров икенче урынны яулады, Илнур Кашапов финиш сызыгын бишенче булып үтте. Башка спортчыларыбыз да җиңүләргә омтылышлары белән аерылып тордылар, ярыйсы гына яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Районда тәүгеләрдән булып җир алып, үзаллы авыл хуҗалыгы эшчәнлеген җәелдереп җибәргән, бүген дә уңышлы эшләүче крәстиян-фермер Рамил Наил улы Хәбиров ярышта җиңүчеләрне медальләр, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән сөендерде, һәммәсен дә урман питомнигы янындагы акланда табигать кочагында пешкән тәмле ашлар белән сыйлады.
Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты әлеге чараны оештырып үткәрүдә зур ярдәмнәре өчен “Салкын чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы, район үзәк дәваханәсе, эчке эшләр бүлеге коллективларына ихлас рәхмәт белдерә, яшь спортчыларыбызга исә яңадан-яңа җиңүләр тели.

Рим Хуҗин.
Похожие новости:
-
10.03.2016: Спорт
Ярышлар оештырылды
-
10.12.2015: Спорт
Призлы урыннарга лаек булдылар
-
20.08.2015: Спорт
Велоспорт атналыгы үтәчәк
-
16.07.2015: Спорт
Мәләвездән–җиңү белән!
-
22.01.2015: Спорт
Мәктәп укучылары ярыша