Аның да өлеше бар
13-09-2016, 11:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 259 | Комм.: 0
Илфир Хәмидуллин 22 ел гомерен район кулланучылар җәмгыятендә эшләп үткәрде. Соңгы чорда ул “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында эшли. Җәйге айларда ул туплаудагы сыер малларын су белән тәэмин итте, бишәр тонна сыйдырышлы су машинасы белән көненә дүртәр рейс ясады, сөтне мул җитештерүгә лаеклы өлешен кертте. Әйткәндәй, зарялылар терлекчелек продукциясе җитештерү буенча республикада алдынгы урынны тота. Җәйләү чорында һәр сыердан сөт савып алу, сату күрсәткечләрен сизелер-лек арттырдылар. Ферма буенча әле һәр сыердан 22 килограммнан артык сөт савалар.
Рәзифә Галиева фотосы.
Похожие новости:
-
01.09.2016: Район яңалыклары
Җәйләүләрдән кайтыр чакта…
-
17.09.2015: Район яңалыклары
Җәйләүдән кайтыр чак җитте
-
03.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Җәйләүләрдән кайтыр чак җитә
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Җаваплы чорда җаваплылык тоеп
-
16.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Тырышлык бушка китми