» Материалы за Август 2016 года » Страница 4

Бердәм хезмәт – уңыш нигезе

92 (11174) | 16-08-2016, 10:16 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 437 | Комм.: 0
Бердәм хезмәт –  уңыш нигезе
Туган ягыбызда иң матур фасыл хакимлек итә. Табыннарга өстәлгән нигъмәтләрдә игенчеләр хәстәрлеге күренә. “Волга” хуҗалыгы эшчәннәре дә ил байлыгын арттыруда үз өлешен кертә.
Районыбыз кырларының кайсы ягына гына күз салсаң да, тигез ара калдырып иген кырларын гизүче комбайннарны, тузан туздырып ындыр табаклары белән басулар арасында йөреп торучы зур йөк машиналарын, инде игеннәр җыелган басуларда салам төргәкләүче техниканы, җир эшкәртүче һәм сөрүче заманча тракторларны күрергә мөмкин. Волгалыларның 2100 гектар җирләрен бөртеклеләр алып тора. Хуҗалык урып-җыюга 20 июль көнне керешкән иде. 15 августка биредә бөртеклеләрнең 68,5 проценты җыеп алынган. Без хуҗалыкка килгәндә игенчеләр Түбән Каръяуды авылы янындагы басуда бодай культурасын суктыралар иде.



Басу эшләре көндәлеге

91 (11173) | 16-08-2016, 10:01 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 303 | Комм.: 0
Игенчеләр өчен вакытның һәр минуты кадерле. Көннәр аяз торганда икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Район басуларында уракның иң кызган мәле.



Үзәктә яңа йорт төзелә

91 (11173) | 16-08-2016, 09:54 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 264 | Комм.: 0
Үзәктә яңа йорт төзелә
Районыбыз — зур төзелешләр мәйданы. Елдан-ел яңа торак йортлар калкып чыга, ферма биналары, социаль объектлар сафка баса. Әлеге көндә Ленин урамында гомум мәйданы 1487, 80 кв. метр булган өч катлы йорт төзелә. Анда барлыгы 36 фатир (бер бүлмәлеләре – 14, калганнары ике бүлмәле) булачак.



Хезмәт җиңүләренә рухландырсын

90 (11172) | 11-08-2016, 10:38 | Район яңалыклары | Просмотров: 244 | Комм.: 0
Хезмәт җиңүләренә рухландырсын
Алга, агитбригада,
көрәш барган яланга!
Без телибез көйрәп түгел,
Чаткы чәчеп янарга —

дип “Чаткылар” агиткультбригада әгъзалары басуга “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының Рапат бригадасына юл тотты. Әйткәндәй,бу агиткультбригада район мәдәният йорты каршында күптәннән эшләп килә.



Матур да, уңайлы да булсын дип

90 (11172) | 11-08-2016, 10:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 273 | Комм.: 0
Матур да, уңайлы да булсын дип
Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалык идарәлеге эшчеләре өчен җәен дә, кышын да мәшәкатьләр кимеп тормый.Коллектив эшчәннәрен күп яклы һөнәр ияләре дисәк урынлы булыр.



Исәп алу төгәлләнә

89 (11171) | 9-08-2016, 11:36 | Район яңалыклары | Просмотров: 260 | Комм.: 0
Исәп алу төгәлләнә
Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе оешканлык белән дәвам итә. Исәп алу буенча уполномоченный Рима Альберт кызы Шәрипованың әйтүенә караганда, 8 августка инде эшләренең 97 проценты башкарылган.



Матур яшәү үзебездән тора

89 (11171) | 9-08-2016, 11:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 342 | Комм.: 0
Матур яшәү үзебездән тора
Авыл Советы авыл биләмәләрендә хакимият көннәре дәвам итә. Имәнлекул якларында үткәнендә дә авыл йөзен күркәмләндерү, халыкның көнкүрешен уңайлаштыру максатында башкарылганнар һәм, әлбәттә, бу җәһәттән хәл ителергә тиешле проблемалар ачыкланды.