» Материалы за Гыйнвар 2016 года » Страница 2

Котлыйбыз!

7 (11091) | 21-01-2016, 10:26 | Котлаулар | Просмотров: 502 | Комм.: 0
Котлыйбыз!
Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Башкиравтодор” ачык акционерлар җәмгыятенең филиалы – Чакмагыш юл төзү-ремонтлау идарәлегенең юл мастеры ТИМЕРҖАН ЗЫЯ УЛЫ КАШАПОВ муниципаль районның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.



Былтыргыдан күбрәк

7 (11091) | 21-01-2016, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 344 | Комм.: 0
Район авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары җаваплы вакыт — кышлату чорын кичерә. Мөмкин кадәр күбрәк продукция җитештереп, малларны сау-сәламәт һәм баш санын югалтуларсыз кышлату һәр хуҗалыкның изге бурычы санала.
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы терлекчеләре быел да бу мәсьәләгә җитди игътибар биреп, югары хезмәт күрсәткечләренә ия. Малларның туклану рационы төрле витаминнар белән тулыландырылуы, прививка-вакциналарның вакытында ясалуы, терлекләр тотылган биналарның төзек һәм санитар нормаларга туры килүе һәм эш шартларының канәгатьләнерлек булуы – болар һәммәсе дә югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешүгә төп шарт булып тора.



Шатлыкларны ишеттерер өчен туган ягы кирәк кешегә

6 (11090) | 19-01-2016, 10:49 | Төрлесеннән | Просмотров: 447 | Комм.: 0
Шатлыкларны ишеттерер өчен туган ягы кирәк кешегә
Күренекле якташыбыз, икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия табигый фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы), Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан дәүләт университетының шәрәфле профессоры, ил күләмендә танылган галим, Башкортстанда региональ икътисад мәктәбен барлыкка китерүчеләрнең һәм камилләштерүчеләрнең берсе, Баш-кортстан Республикасында икътисад өлкәсендәге иң саллы фәнни хезмәтләргә бирелә торган Мәхмүт Токымбәтов исемендәге премиясе иясе, күп томлы “Башкорт энциклопедиясе” нәшриятының фәнни-редакция советы һәм редколлегия әгъзасы, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының һәм республика “Чакмагыш”якташлар оешмасы идарәсенең Гыйлемдар Рамазанов исемендәге премиясе лауреаты Касыйм Мө-хәммәтназыйф улы Йосыпов әдәби өлкәдә дә киң билгеле.



“Үсмер. Гаилә” операциясе бара

6 (11090) | 19-01-2016, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 353 | Комм.: 0
Башкортстан Эчке эшләр министлыгы балиг булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр саны артуга борчылу белдерә.
2015 ел йомгаклары буенча, республикада андый балаларга карата кылынган 2921 хокук бозу очраклары теркәлгән. Бу күңелсез хәлләргә анализ андый җинаятьләрнең күбрәк әти-әниләре беркайда да эшләмичә, эчкечелек һәм наркомания белән мавыккан гаиләләрдә кылынуын күрсәтә.



Министрлар бүләкләре

5 (11089) | 16-01-2016, 09:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 415 | Комм.: 0
Районның 85 еллыгына
Авыл хуҗалыгын алып бару һәр заманда да җиңел генә булмады. Табын муллыгына күпләрнең тырышлыгы белән ирешелә.
Безнең халык уңган, иңенә күпме йөкләтелсә, шуны намусы кушканча башкарырга күнеккән. Планнар һәрчак югары булды. Үзем эшләгән елларны хәтерлим дә, бу кадәрне башкарырга колхозчылар ничек өлгерде икән, дип уйлап куям.



Районда ниләр бар?

4 (11088) | 14-01-2016, 12:39 | Район яңалыклары | Просмотров: 445 | Комм.: 0
Яңа ел бәйрәме чорында матур гаилә юбилейларын, истәлекле гомер бәйрәмнәрен билгеләүче хөрмәтле өлкәннәребез, якташ ветераннарыбыз байтак булды.
Макаровка авылында гомер кичереп, алты дистә ел дәвамында иңгә-иң куеп тормыш сукмагыннан атлаучы Соколовлар бриллиант туйларын билгеләде. Леонид Тихонович гомере буе тимерче булып эшләгән, Анна Ивановна “Базы” хуҗалыгында төрле эшләр башкарган. Алар алты балага гомер бүләк итеп, яхшы тәрбия биреп үстергәннәр. Бүгенге көндә барысы да тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда хезмәт сала. Аларны бу истәлекле бәйрәме белән Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте һәм “Базы” хуҗалыгы вәкилләре Е.С.Семенова, Э.Р.Әхмәтшина, Г.С.Тимофеев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.



Сабыйларны сөендерделәр

4 (11088) | 14-01-2016, 12:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 326 | Комм.: 0
Сабыйларны сөендерделәр
Яңа ел алдыннан район эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура хезмәткәрләре чираттагы тапкыр балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютка бардылар.
Һәрвакыттагыча, монда тәрбияләнүче сабыйлар һәм приют коллективы безне сөенеп каршы алды. Матур итеп бизәлгән бинада күңелле бәйрәм кәефе хакимлек итә иде.