» Материалы за Июль 2015 года » Страница 3

Тырышлык бушка китми

№81 11015 | 16-07-2015, 10:55 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 628 | Комм.: 0
«Базы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Калмашбаш һәм Байбулат бүлекчәләрендә дә, тоташ хуҗалыктагы кебек, һәр җирдә эш кайный. Җәйге көн ел туйдыра дигәндәй, көнне төнгә ялгап, кышкылыкка мөмкин кадәр күбрәк мал азыгы хәзерләп калырга тырышалар биредә. Калмашбаш бүлекчәсендә 186 гектарда костер һәм люцерна чабылып бетеп, 556 тонна коры печән рулоннарга төрелде. Бу эшне Айдар Юнысов белән Фларис Зиннәтуллин “МТЗ–82” тракторларында тиз көндә башкарып чыгуга ирештеләр.



Изгелегегез үзегезгә савап булып кайтсын

№80 11014 | 14-07-2015, 10:44 | Төрлесеннән | Просмотров: 554 | Комм.: 0
Изгелегегез үзегезгә  савап булып кайтсын
Иске Бәшир урта мәктәбендә 2009 елдан матур бер традиция яшәп килә. Мәктәбебездә озак еллар хезмәт салган, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран-укытучы Ришат Сирай улы Абдуллинның якты истәлегенә багышлап фонд оештырылган иде.



Гайдел-фитыр бәйрәме мөбәрәк булсын!

№80 11014 | 14-07-2015, 10:40 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 554 | Комм.: 0
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим.
Әлхәмдүлилләһи раббил-гәләмин, мөбәрәк Рамазан ае үтеп китеп бара. Әлхәмдүлилләһи, ай буена ураза тотып, тәравих намазларын укыдык, берберебезгә олуг хөрмәтне арттыручы, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытучы ифтар мәҗлесләрендә катнашып авыз ачтык, хәләл ризыклардан авыз иттек. Коръән укыдык, вәгазь сөйләдек һәм тыңладык.



Ураза бәйрәмендә – өч көн ял

№80 11014 | 14-07-2015, 10:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 450 | Комм.: 0
Быел иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсе булган Ураза гаете җомга, 17 июльдә билгеләнә. Республика Хөкүмәтенең 2014 елның 15 октябрендә кабул ителгән 466 санлы карарына ярашлы, 17 июль эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителде.



Наркотикларга каршы бергәләп көрәшәбез

№80 11014 | 14-07-2015, 10:30 | Кеше һәм хокук | Просмотров: 572 | Комм.: 0
Наркотикларга каршы бергәләп көрәшәбез
Башкортстан Республикасында балалар - яшүсмерләр өчен “Яшь спецназчы” хәрби-спорт лагерьлары оештыру эше үсешә бара. Безнең районда шундый беренче лагерь 2008 елда оешкан иде. 2015 елда Игенче авылы янәшәсендәге акланда “Яшь спецназчы” профильле палаткалар лагере 30 үсмер малай һәм кызны үзенә җыйды.



Торак төзелешенә зур ярдәм

№79 11013 | 11-07-2015, 10:23 | Район яңалыклары | Просмотров: 446 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2014 елның 12 февралендәге 56 санлы “Башкортстан Республикасы территориясендә торак төзелеше өчен тупланмалар системасыннан файдаланып торак мәйданнары төзүне финанслау чараларын тормышка ашыру тәртибе турында”гы карарын гамәлгә ашыру максатында Саклык банкы Башкортстанда “Төзелеш саклык кассалары” проектын эшкә кушты.



Тотрыклылык хакына берләшелде

№79 11013 | 11-07-2015, 10:12 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 454 | Комм.: 0
Тотрыклылык хакына берләшелде
9 июльдә Уфадагы саммит эшендә БРИКС әгъзалары булган дәүләт башлыклары – Русия Президенты Владимир Путин, Бразилия Президенты Дилма Руссефф, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Көньяк Африка Республикасы Президенты Джейкоб Зума катнашты. Форум барышында шулай ук БРИКС дәүләтләренең профсоюз оешмалары вәкилләре очрашты, Эшлекле совет утырышы үтте.
[right][/right]