Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерме өченче утырышы
№ 60 (10994) | 30-05-2015, 10:23 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 459 | Комм.: 0
Агымдагы елның 27 маенда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы егерме өченче утырышы үткәрелде. Аның эшендә, депутатлардан тыш, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең бүлек начальниклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Бүгенге тормышыбыз – оҗмах
№ 60 (10994) | 30-05-2015, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 496 | Комм.: 0
Районыбызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар үткәрелү дәвам итә. “Мин синең белән, ветеран” акциясе дә бездә киң җәелдерелде.
Яшьләр фән, иҗат, сәламәтлекне сайлый!
№ 59 (10993) | 28-05-2015, 11:38 | Район яңалыклары | Просмотров: 536 | Комм.: 0
22 майда Уфа дәүләт авиация-техник университетында “Яшьләр фән, иҗат, сәламәтлекне сайлый!” дип аталган гомумреспублика яшьләр фәнни форумы үтте. Аның максаты – яшьләрне социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә кызыксындыру һәм тоташ республикада, шулай ук һәр муниципаль берләшмәләрдә, мәгариф учреждениеләрендә волонтерлык хәрәкәтен үстерү.
Хәрби хезмәткә киттеләр
№ 59 (10993) | 28-05-2015, 11:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 445 | Комм.: 0
26 май көнне иртәнге 7дә район хәрби комиссариаты каршында алма төшәрдәй дә урын булмады. 9 егетебезне хәрби хезмәткә озатырга аларның туганнары, сөйгән ярлары, дуслары җыелган иде.
Максатларыгыз тормышка ашсын!
№ 58 (10992) | 26-05-2015, 10:50 | Котлаулар | Просмотров: 512 | Комм.: 0
Хөрмәтле районыбыз эшкуарлары!
Русиядә эшкуарлар көне буларак билгеләнеп үтүче 25 май көнендә районыбыз икътисадында лаеклы үз өлешен тапкан булдыклы, эшсөяр һәм уңышлы эшчәнлек җәелдергән эшкуарларны ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Бүген илебездә мондый шөгыльгә тотыну җиңел булмаса да, мактаулы һәм кирәклеге бәхәссез.
Икеләтә бәйрәм булды
№ 58 (10992) | 26-05-2015, 10:48 | Район яңалыклары | Просмотров: 817 | Комм.: 0
22 май көнне район мәктәпләрендә 182 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шатлыклы да, моңсу да хатирәләре белән бу тантана Чакмагыш беренче урта мәктәбендә аеруча дулкынландыргыч вакыйгага әверелде. 46 егет һәм кыз балачакның иң шатлыклы, шаян, гаҗәеп сокландыргыч чоры – мәктәп еллары белән хушлашты.
Алда хәзер – тормыш имтиханы
№ 58 (10992) | 26-05-2015, 10:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 724 | Комм.: 0
Тозлыкуш урта мәктәбен быел дүрт егет һәм бер кыз тәмамлый. Алар һәм 9 сыйныфны тәмамлап килүче 9 укучы үсмер өчен соңгы кыңгырау бәйрәме, һәр елдагыча, дулкынландыргыч һәм хәтерләрдә уелып калырлык чагу тамашага әверелде.