“Әниемнең ак күлмәге” – балалар сәхнәсендә
10-12-2016, 09:36 | Төрлесеннән | Просмотров: 413 | Комм.: 0
Ана – бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга,
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда…
Әйе, шагыйрь сүзләре аналарны зурлай, олылый. Әдәбияттә Ана образы бик күп әсәрләрдә урын алган. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән”, Ш. Камалның “Буранда” хикәяләре мисал булып тора. Ә менә бу әсәрләрне укып кына түгел, берсен сәхнәдә дә күрсәтү Чакмагыш беренче урта мәктәбенең югары сыйныф укучыларының бурычы иде. Укучылар белән күренекле драматург Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” пьесасына тукталдык. Пьеса белән танышкач, әсәргә анализ ясалды, образларга характеристика бирелде. Шулай итеп, бер өзекне сәхнәләштерергә булдык. Әйе, бу әсәр уйландыра. Пьеса кичерешләргә, тетрәндерерлек эпизодларга бай, анда күтәрелгән проблемалар бүген дә бик әһәмиятле. Кешенең иң зур бәхете – иң камил җан иясе булып дөньяга килүе һәм яшәве. Ә адәм баласы дөньяга килүе өчен әти-әнисенә бурычлы. Белгәнебезчә, һәр бурыч түләнергә тиеш. Ата-анага бурычны бары тик чын кеше булып кына түләп була. Нәкъ менә шуларны истә тотып, анализлап балалар белән эшкә тотындык. Рольләрне һәр баланың холык-фигылен искә алып, теләкләренә игътибар биреп, һәр образның үзенчәлеген өйрәнгәннән соң бүлдек. Шулай итеп, Айгөл Юнысова (Ана), Азат Мохтаров (Максуд), Элина Кирәева (Саимә), Илназ Исмәгыйлев (Альфред), Илнар Зарипов (Ислам), Ирина Биглова (Расиха), Диана Юнысова (Рәйхан), Булат Гәрәев (Инсаф), Динар Әхмәдиев (Сәйяр), Ләйсән Ситдыйкова (Гөлчирә), Диана Усманова (Зөләйха), Юлай Низаев (Әлмөхәммәт), Аида Габдуллина (Римма) рольләрне җиренә җиткереп, оста итеп башкарып чыктылар. Укучылар күп санлы репетицияләрдән соң мәктәпнең укытучылар коллективы алдында, югары сыйныф укучыларының ата-аналары каршында һәм район китапханәсенә махсус очрашуга чакырылып, мә-гариф, сәнгать өлкәсендә эшләп хаклы ялга чыккан хөрмәтле вете-раннар, китапханә белгечләре алдында чыгыш ясадылар. Спектакльдән өзек залдагыларга бик ошады. Китапханә директоры Эльвира Газизова һәм башка тамашачылар яшь артистларны ихлас күңелдән тәбрикләде, яңа уңышлар теләде. Китапханә хезмәткәре Алсу Гәрәева, журналист Рәзифә Сәхапова, китапсөяр Роберт Галиев, сәнгать өлкәсендә эшләп хаклы ялга чыккан, әле бүген дә сәхнәне калдырмаган Динә Хәсәнова кебек абруйлы райондашларыбыз да күңелләрендәгесен әйтте, киңәшләрен җиткерде. Спектакльне мәктәпнең өлкән пионервожатые Регина Шәфый-
кова, пионервожатый Алия Зиннәтуллина белән бергәләп әзерләдек.
Нәрсә җитә ана булуга,
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда…
Һади Такташ.

Ләйсән Вәсилева,
Чакмагыш беренче
мәктәбе укытучысы.
Чакмагыш беренче
мәктәбе укытучысы.
Похожие новости:
-
17.05.2016: Спорт
Катнаш эстафета үтте
-
08.12.2015: Район яңалыклары
Иң күп китап укучылар ярышты
-
30.06.2015: Район яңалыклары
Күңел күкләргә ашты, җиде катлы күкләрнең ишекләрен ул ачты...
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Яңа юл яра гомер агышы – изге юл тели кыңгырау тавышы...
-
16.05.2015: Район яңалыклары
Гимназиядә — гала концерт