Каникул файдалы үтте
10-11-2016, 09:57 | Төрлесеннән | Просмотров: 325 | Комм.: 0
Көзге каникул – барлык балалар өчен дә көтеп алынган бәхетле чор. Без, Чакмагыш гимназиясенең 4а сыйныфы укучылары, бу көннәрне күңелле һәм файдалы итеп үткәрдек. 2 ноябрьдә укытучыбыз Светлана Мәгънәви кызы Хәлиуллина безнең өчен Уфа шәһәренә экскурсия оештырды.
“Интеллектус” дип исемләнгән мавыктыргыч фәннәр музеенда без чын-чынлап “табигать” дәресендә булдык. Никола Тесла яшенен күзәттек, салкын суны “кайнарга” мәҗбүр иттек, бер бармак белән авыр гер күтәрдек, кулларыбызның җитезлеген тикшердек, үз авырлыгыбызны төрле планеталарда үлчәдек.
Артабан 1 сентябрь – Белем көнендә башланган “Минем булачак һөнәрем” темасы “Чадоград” һөнәрләр шәһәрчегендә дәвам итте. Монда безгә киләчәктә сайлаячак белгечлекләр турында тулырак белү һәм үз кызыксынуларыбызны ачыклау өчен менә дигән мөмкинлекләр бар иде. Шәһәрчекнең һәр өенә кереп, үзебезгә һөнәр сайладык һәм аның буенча эшләп, мондагы акча белән эш хакы алдык, бер-беребез белән аралаштык. Прививкалар ясау, күз күрешен тикшерү барыбызга да ошады. Без шулай ук полиция һәм МЧС, почта хезмәткәрләре, рәссамнар, стилистлар, банкирлар булдык. Хәзер инде эшләп хезмәт хакы алу һәм аны туздыруның ничек булуын аңладык.
Башкорт халкының милли герое Салават Юлаев һәм Дуслык монументын күрми китсәк, республикабыз башкаласына сәяхәтебез тулы булмас иде, мөгаен. Светлана Мәгънәви кызы безгә Уфаның истәлекләре урыннары турында сөйләде.
Без бу экскурсиядән онытылмаслык тәэссоратлар белән кайттык, вакытыбызны бик файдалы һәм кызыклы итеп үткәрдек. Без, 4 а сыйныфының укучылары һәм ата-аналары, мондый күңелле ял оештырырга ярдәм иткән өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовка, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиевага һәм укытучыбыз Светлана Мәгънәви кызы Хәлиуллинага бик тә рәхмәтлебез. Сезгә ныклы сәламәтлек, саекмас энергия һәм аяз күк йөзе телибез.
Ирик Дәүләтов, Шамил Кадыйров,
4 а сыйныфы укучылары.
4 а сыйныфы укучылары.
Похожие новости:
-
07.06.2016: Төрлесеннән
Лагерьлар балаларны кабул итәргә тулысынча әзер
-
07.05.2016: Район яңалыклары
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле ветеран!
-
08.12.2015: Район яңалыклары
Иң күп китап укучылар ярышты
-
26.11.2015: Район яңалыклары
Бердәмлектә һәм татулыкта – безнең көчебез
-
10.11.2015: Район яңалыклары
Ялларда да белем алып