Яңа йолдызлар кабынды
8-11-2016, 10:10 | Төрлесеннән | Просмотров: 284 | Комм.: 0
2016 ел кызыклы, истәлекле вакыйгаларга бай Кино елы буларак тарих битләрендә урын алачак. Безнең Чакмагыш төбәгендә дә шушы уңайдан бик күп төрле чаралар оештырылды. Шуларның берсе “Кино җырлары” конкурс-фестивале хакында сүзем.
Район мәгариф бүлеге, урындагы телевидение һәм Балалар иҗат үзәге тарафыннан оештырылган чарада Русия кинематографның музыкаль мирасын саклау һәм үстерү, вокал-хор, инструменталь һәм театраль жанрларда сәләтле башкаручыларны табу һәм ачыклау максат итеп куелды. Конкурска 52 заяка кабул ителде. Һәр чыгышка җюри әгъзалары тарафыннан үзенчәлекле фикер, сәнгатьле башкару, артистлык осталыгы кебек критерийлар буенча бәһа куелды. Конкурс үткәрелгән көндә Балалар иҗат үзәгенең тамаша залы гөр килеп торды, сәхнә түренә бер-бер артлы сәләтле, җыр-моңны үз иткән кызлар-малайлар күтәрелде. Тәүгеләрдән булып Тозлыкуш урта мәктәбе укучылары барыбыз да яратып караган “Кавказская пленница” киносыннан җыр башкардылар, театрлаштырылган өзек күрсәттеләр. Җитәкчеләре – югары категорияле укытучы Миләүшә Арсланова укучыларын мактап, уңышларына сөенеп телгә алды.
– Мондый конкурслар балаларга буш вакытларын дөрес һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә. Алар матурлыкны тоя, аңлый белергә өйрәнәләр. Ретро- җырларны башкару зур кызыксыну уята, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли, ә конкурсларда катнашкан кызлар-малайларның дөньяга карашы, белем даирәсе киңәя.Кино елына багышланган җыр бәйгесендә сәләтле кызлар-малайларның барысы да уңышлы сынау тотты, ә инде иң-иңнәре җиңүче исеменә лаек булды. Җыр-моң илендә кабынган йолдызлар балкып янсын, дигән теләктә калабыз.
Әзерләде: Мөнирә Әнвәрова.
Похожие новости:
-
04.10.2016: Төрлесеннән
Кино куеп орден алды
-
28.04.2016: Район яңалыклары
“Безгә бик нык ошады!” – дигән бәяләмә алды
-
01.12.2015: Район яңалыклары
Тапкыр да, үткер дә яшьләребез
-
07.11.2015: Район яңалыклары
Прибельскийдан — җиңү белән!
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тормышыбыз яме, яшәвебез тәме...