Кино куеп орден алды
4-10-2016, 09:36 | Төрлесеннән | Просмотров: 432 | Комм.: 0
2016 елның Кино елы дип игълан ителүе Рәмилә Ибраһим кызын аптыратты да, шатландырды да. Аптырамаслык мени! Нинди кыйммәтле кинокорылмалар кирәксез булып, кинозаллар бушап калды.
Ә бит заманында кино карау олысы-кечесе өчен олы шатлык иде. Шул кинофильмнар тәэсирендә атналар буе йөрисең, геройлары өчен янасың-көясең. Күңелле ял гына түгел ул кино, яхшы кинофильмнәр, фән яңалыкларын, алдынгы каза-нышлар турында журналлар мәгъ-лүмат алу һәм тәрбия чарасы да булды. Кино сәнгате — Рәмилә Шәрипованың яшәү мәгънәсе. Ул гаять дәрәҗәдә әһәмиятле хезмәт күр-сәтеп, авылдашларының сәнгатькә ихтыяҗларын канәгатьләндергән хөрмәтле кеше. Ул һөнәрен сөйде, һөнәре аны шәхес дәрәҗәсенә күтәрде. Мәктәпне тәмамлагач авыл клубына эшкә куйдылар аны. Актив комсомол булганы өчен генә түгел, җыр-моң сөйгәне, концертлар оештырганда башлап йөргәнен игътибарга алдылар. Әйбәт эшләгәне өчен хәтта 1955 елны Уфага семинар киңәшмәгә җибәрделәр. Аның белән район клубында баянчы булып эшләгән Рәшәт Мусин да (әткәләре бертуган) барды. Алдынгы комсомоллар буларак катнаштылар анда. Рәшәт абыйсы бик сәләтле, сүзен дә, көен дә үзе чыгарып, баянда уйнап җырлый иде. Сыйрыш кызларын данлап “Тонык суы” һәм “Чакмагыш гимн”ын язды. Яшьләр шул җырларны җырлап үсте. Ә Чакмагышны данлаган көй-моң хорларда яңгырады.
Имәнлекулда эшли башлаган ике туган энесе Вәсил Ялаев киноустановкада эшләргә килде. Менә шул чакта Рәмилә күңелендә ки-нога кызыксыну уянды да инде. Бу эшчәнлекнең серләренә өйрәнеп, III, II, I категорияләргә ия булу өчен Уфага барып имтихан тапшырды, киномеханиклыкка документ алып эшләп китте. Уңганлыгы, хезмәтен җаваплылык тоеп башкарганы өчен авыл халкының ихтирамын тиз яулады ул. Киноны гаять дәрәҗәдә яраталар иде. Бу хезмәт җиңел генә тоелса да, читен яклары күп иде. Кинотасмалар аз булганлыктан, ике киноустановкада берьюлы эшләгән вакытлары аз булмады. Яртысын берсендә куеп, икенчесен башлый торып, өзмичә әзерләп куеп бетерергә кирәк була иде.
Кышкы кичләрдә аппаратныйларда суык булды, тасмалар тиз өзелде. Ә бер өзелүе генә дә күпме кешенең нервысына тия бит, һәр метрын күздән үткәрергә кирәк булды. Шундый чакларда аңа тормыш юлдашы Мәдхәт Муса улы ярдәм итте. Ул МТСта, «Сельхозтехника» предприятиеләрендә 49 ел хез-мәт салып хаклы ялга чыкты. Фи-дакарь хезмәтләре өчен күп тапкыр мактауларга лаек булды, “Башкортстан Республикасы Чакма-гыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе белән бүләкләнде. Тырышып эшләделәр, халыкка кино күрсәтү планын арттырып үтәделәр, республикада алдынгылар булдылар. Рәмилә Ибраһим кызы авыл Советы буенча кино күрсәтүчеләр бригадиры итеп куелды. 40 ел стажга ия булып хаклы ялга чыкты ул. Авылда аны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Ул заманның яшьләре әле дә очрашсалар, машиналарын туктатып: “Их, Рәмилә апа 5 тиен түләп бер генә тапкыр булса да кино карыйсы иде, тавык йомыркасын акча итеп,”— дип исәнләшеп, шаяртып искә төшереп үтәләр.
Ул һөнәрен яратты, хезмәте аңа дан китерде. 1969 елда “Коммунистик хезмәт ударнигы” исемен алды. Берничә ел рәттән социалистик ярыш җиңүчесе булды, КПСС, ВЛКСМ район комитетлары биргән Мактау грамоталары байтак. БашАССРы кинофикация буенча дәүләт комитеты һәм мәдәният хезмәткәрләре өлкә профсоюзы мактауларына лаек булды.
Гади авыл кызы кино күрсәтеп зур тәҗрибә туплады, районда хөрмәтле остазларның берсе булды. Сугыш чоры баласы 45 яшендә “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде.
(Мәкаләнең дәвамы белән безнең гәзит битләрендә таныша аласыз кадерле укучыларыбыз!)
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
20.09.2016: Төрлесеннән
Матур истәлекләр яши күңелләрдә
-
29.08.2016: Төрлесеннән
Тырышып эшләдек тә, күңелле яшәдек тә
-
28.06.2016: Район яңалыклары
Сәламәт тормыш рәвеше – күркәм гомер нигезе
-
28.04.2016: Район яңалыклары
“Безгә бик нык ошады!” – дигән бәяләмә алды
-
15.10.2015: Җәмгыять тормышы
Җир улы