» » Грипптан саклану өчен

Грипптан саклану өчен

13-10-2016, 10:09 | Төрлесеннән | Просмотров: 263 | Комм.: 0
Грипптан саклану өчен
Суык тиюләр, тын юлларының төрле инфекцияләре белән дәваханәләргә мөрәҗәть итүчеләр арта торган ел мизгеленә аяк бастык. Бу чор профилактик прививкалар ясатып, соңрак ныклап һөҗүм итәчәк хәвефле грипп инфекциясеннән саклану өчен иң кулай вакыт. Барыбызны да хафага салган бу чирне китереп чыгаручы вирус штаммының берникадәр үзгәреп “килүен” фаразлый медицина белгечләре. Гриппның гонконг төре безнең илдә байтак еллар дәвамында теркәлмәве һәм халыкның бу төргә карата иммунитеты юк дәрәҗәсендә булуы турындагы хәбәрләр дә телевидение һәм Интернет, матбугат чараларында еш кына күзгә чалына.
Грипп дип исемләнгән кискен инфекцион авыруны барлыкка китерүче вирус һава-тын юллары аша күчә. Гадәттә ул тиз һәм кинәт башлана. Өшү, маңгай һәм чигә тирәсендә баш авырту, 38,5-40 градуска кадәр күтәрелгән югары температура, мускуллар, сөяк,буыннар һәм күз алмалары авыртуы белән билгеләнә. Чирне йоктыруның тәүге көннәрендә авырулар тамак төбененең коры булуы һәм кычытуына, танау тыгылуга зарлана. 2-3нче көннәрдә исә коры ютәл, күкрәк читлеге тирәсендә авыртулар, җиңелчә томау барлыкка килә.
Грипптан саклануның өч төре бар: специфик (вакцинация ярдәмендә), химик профилактика (вируска каршы чаралар белән) һәм гигиена таләпләрен саклау ярдәмендә специфик булмаган төр. Бу очракта чирле кешеләр белән аралашуларны чикләү, аралашырга туры килгәндә маска кию, кулларны бактерияләргә каршы чаралар, спиртлы эремәләр белән даими юып тору, ютәлләгәндә һәм төчкергәндә бер тапкыр кулланыла торган кулъяулык белән авыз-борынны каплау, кешеләр күп җыелган урыннарга бармау, бинаны даими җилләтеп алу, юылмаган куллар белән күзләргә, авыз-борынга кагылу, сәламәт тормыш рәвеше алып бару (тулы кыйммәтле йокы, саф һава сулау, актив ял итү, витаминнарга бай балансланган ризык куллану) организмга инфекцияләр белән көрәшергә ярдәм итә.
Барлык саклану чаралары күрелүгә карамастан, инфекция организмга үтеп кергән икән, аны башкаларга да йоктырмас өчен өйдә калып, урын-җир режимын сакларга кирәк. Һәм, әлбәттә инде, табиб чакыртырга кирәк. Авырган кеше хәлсезлек кичерергә, югары температурадан, ютәлдән җәфа чигәргә, тиз кызып китүчән булырга мөмкин. Болар – гадәти күренеш. Ә менә авыр тын алу (бигрәк тә балаларда), соры яки зәңгәрсу төсмергә кергән тән тиресе, кирәкле күләмдә сыеклык эчүдән баш тарту, көчле яки озак вакыт дәвам иткән косу, туктаусыз йокы килү, өлкәннәрдә күзәтелгән күкрәк читлегендәге һәм эч тирәсендәге авыртынулар, кискен баш әйләнү, аң боталуы, косу, гомум хәл берникадәр яхшырып торганнан соң яңадан югары температура һәм көчәюче ютәл белән тагын кискенләшү халәте күзәтелсә, мөмкин кадәр тиз арада табиб чакыртырга кирәк.
Шунысын онытмагыз: нинди генә эпидемияләр көтелсә дә, иң ышанычлы саклану чарасы – ул вакцинация, яки прививка ясату.

Эльнара Гафиуллина,
табибә-эпидемиолог.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: