Илебезнең киләчәге безнең кулда
29-09-2016, 10:09 | Төрлесеннән | Просмотров: 368 | Комм.: 0
Тәрбияче әниләрдән соң беренче урындадыр, дип уйлыйм. Иң якын кешеләре — әти-әниләреннән аеры-лып, сабый бала безгә — тәрбияче кулына тапшырыла. Яңа мохиткә эләккән бала, зур психологик тетрәнүләрсез генә таныш булмаган яшәү рәвешенә ияләшергә тиеш. Тәрбияче үз чиратында, баланы гаилә җылысы, әти-әни хәстәре, игътибары, аналарча сөюе белән каршыларга тиеш. Баланың бакчага сөенеп, сагынып, ашкынып килүен күрү — минем өчен олы бәхет. Тәрбияче булу — бик авыр үзенчәлекле, мавыктыргыч һөнәр,чөнки син һәр көнне серле,фантазиягә бай балалар дөньясында буласың, аларның сиңа төбәлгән эчкерсез карашларын тоясың. Әти-әниләрнең, башка гаилә әгъзаларының, иң мөһиме, балаларның өмет-ышанычын аклармынмы? Бу сорауга мин һәрдаим җавап эзлим һәм үземнең эшем белән җавап бирергә омтылам. Иң мөһиме, балаларны үзеңнекеләр кебек яратуны беренче урынга куям. Сабыйларны алдап булмый: алар синең һәр сүзеңне, хәрәкәтеңне, хәтта күз карашыңны сизгер күңелләре аша үткәрә, үз баһаларын бирәләр. Балаларның мине яратуларын, миңа тартылуларын, ышануларын, яңа ачышлар, яңалыклар көтеп торуын тою зур җаваплылык өсти.
Күп еллар балалар белән эшләү дәверендә мин шуңа ышандым: һәр бала үзенчәлекле бер шәхес, барысы да үзенчә талантлы, тик аны аңларга, сәләтен ачарга һәм үстерергә кирәк. Баланың дөньяга карашын формалаштыруга нигез салу, тирә-юньнең матурлыгын тою, бу матурлыкны үз кулларың белән арттыруга теләк уятуны тәрбияләүдә мин төрле рәсем төшерү алымнарына өйрәтүне сайладым. ”Балаларны традицион булмаган рәсем төшерү алымнарына өйрәтү” темасы буенча район тәрбиячеләренә осталык дәресләре күрсәтәм, республика күләмендә уздырылган тәрбиячеләр бәйгесендә тәҗрибәм белән уртаклашып, дипломант булдым. Хезмәт уңышларым мине яңа эзләнүләргә этәрә, эшемә дәрт уята, рухи канәгатьлек бирә. Заманыбыз безгә лаеклы алмаш тәрбияләүне ышанып тапшырган икән, без үзебез дә заманга лаеклы булырга тиешбез.
Тәрбияче берөзлексез үзенең белемен камилләштерү өстендә эшләргә,яңа тәрбия алымнары кулланырга, алдынгы тәҗрибәне дә файдаланырга бурычлы. Шулай ук гасырлар буена тупланган, вакыт сынавын уңышлы үткән халкыбызның акыллы тәрбия чараларын да онытмасак иде. Безнең заман телевидение, интернет чоры булса да, китапның әһәмиятен, аның баланың аң-белемен, зәвыгын формалаштырудагы зур ролен алсызыкка куям. Китап-журналларны бала кечкенәдән үк яратырга тиеш. Шуңа кагылышлы бер кызыклы хәлне язып үтәсем килә. Республикада татар телендә нәшер ителгән “Әллүки” исемле балалар журналын беренче тапкыр кулына алган бер малай аны бик тиз генә уңга-сулга селкетә башлады, баксаң, ул шашлык пешерә икән. Гаиләдә китапның зур хазинә, олы байлык, изге әйбер икәнен өйрәтергә онытканнар, ахры. Балаларга һәм әти-әниләргә үткәргән әңгәмәдән соң бу матур, файдалы, тирән эчтәлекле басма һәр гаиләдә лаеклы урын алды. Журналда балаларның фотосурәтләре һәм минем мәкаләм дә басылып чыккач, әти-әниләр дә бик шатланды, ә балаларның кунычын әйтеп торасы да юк. Шулай итеп “Әллүки”балаларның якын дустына, ә минем өчен тәрбия чарасына әйләнде. Яңа тәрбия алымнары эзләп йолдызларга менәсе юк, ә бары тик сабыйларны үзеңнекедәй күреп яратырга, әти-әниләр белән тыгыз элемтә булдырырга, үз эшеңә җаваплы,иҗади карашта булырга кирәк.
Альмира Ильясова,
“Кояшкай” балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе.
Похожие новости:
-
12.11.2015: Район яңалыклары
Киңәшләшеп, бердәм эшлибез
-
11.06.2015: Район яңалыклары
“Акчарлак” янә балалар өчен ишекләрен ачты
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Алар барысы да безнеке...
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез
-
05.03.2015: Район яңалыклары
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы