» » Кыскача яңалыклар

Кыскача яңалыклар

27-09-2016, 09:55 | Төрлесеннән | Просмотров: 302 | Комм.: 0
Җиденче чакырылыш Дәүләт Думасында республика халкының мәнфәгатьләрен парламентның дүрт партиясе вәкилләре булган 15 депутат яклаячак.
* * *
Башкортстанда торак йортлар төзү буенча еллык план үтәләчәк, дип фаразлана. “Республикада төзелеш базары тотрыкланды”, – дип хәбәр итте матбугат конференциясендә республика Дәүләт төзелеше рәисе Х.Мәхмүдов.
* * *
Уфа шәһәре Идел буе федераль округында бензин хакы күрсәткече буенча алтынчы урында тора. Бу хактагы мәгълүматны “Росстат“ игълан итте. Иң очсызлы бензинны исә (литрын 35,05 тиен белән) Казанда сатып алырга була.
* * *
Русия милләте бердәмлеген ныгытуга Башкортстан бюджетын-нан 341 млн. сумнан артыграк акча бүленәчәк. Бу акча 2020 елга кадәр исәпләнгән “Русия милләте бердәмлеген ныгыту һәм Башкортстан Республикасы халыкларының этномәдәни үсеше”дип исемләнгән махсус программа чикләрендә бүленә.
* * *
4-16 октябрь көннәрендә Уфадагы “Планета” сәүдә-күңел ачу үзәгендә көндезге 12 сәгатьтән кичке 20 сәгатькә кадәр ВИЧ-инфекцияне ачыклауга тестлаштыру акциясе үтәчәк. Аны Русия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра. Шулай ук мондый тестларны яшәү урыны буенча поликлиникаларда һәм республика СПИДка һәм инфекцион авыруларга каршы көрәш үзәгендә дә үтәргә була. Тест аноним рәвештә, авыртынуларсыз, бушлай үткәрелә. Нәтиҗәләр 15 минуттан әзер була. Республика СПИДка һәм инфекцион авыруларга каршы көрәш үзәгенең адресы: Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 86 санлы йорт, электрон адресы: www.ufaaids.bashmed.ru, [email protected], телефон — 7 (347) 251-11-36.
* * *
Русия киносы елында Башкортстан яңа ачылган кинозаллар саны буенча лидерлар сафында бара. Быел Русия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы гамәлгә ашырган кече шәһәрләрне кинофикацияләү программасы чикләрендә Учалы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә бер заллы һәм Күмертауда ике заллы кинотеатр ишекләрен ачты.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: