» » Кыскача хәбәрләр

Кыскача хәбәрләр

6-07-2016, 10:23 | Төрлесеннән | Просмотров: 328 | Комм.: 0
Идел буе федераль округында төбәкләрнең коррупциягә каршы паспортлары формалаштырыла, урыннарга чыгып тематик камераль тикшерүләр үткәрелә. Шулай ук Коррупциягә каршы гомумдәүләт Указының гамәлгә ашырылуына контрольлек итү җайга салынган. Бу хакта Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле М.Бабич хәвефсезлек мәсьәләләре буенча үткәрелгән утырышта хәбәр иткән. Ул шулай ук соңгы вакытта округ төбәкләрендә коорупциягә каршы үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәлелеге күтәрелүен билгеләгән. “Керемнәре хакында ялган яки тулы булмаган мәгълүмат җиткергән дәүләт хезмәткәрләре 40 процентка артты. Коорупцион юнәлештә хокук бозуларга юл куйган өчен юридик җаваплылыкка тарттырылган Русия Федерациясе субъектларының дәүләт власте органнарында эшләүче хезмәткәрләрнең саны 94 процентка артты”, – диде М.Бабич. Агымдагы елның биш ае нәтиҗәләре күрсәтүенчә, округта коррупция юнәлешендә кылынып ачыкланган җинаятьләрнең саны 5,7 процентка арткан, рәшвәт алу факты ачыкланган җинаятьләр саны да 38,2 процентка үскән.
* * *
Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Хөкүмәтенең төбәктә стратегик планлаштыру буенча координацион советының һәм 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади стратегия проектын эшләү буенча ведомствоара эшчәнлек төркеменең киңәйтелгән утырышын үткәрде. Анда Башкортстан Хөкүмәте һәм республика башкарма власте органнары әгъзалары, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары, муниципалитетлар, төбәк предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук Мәскәүнең “Сколково” идарә итү мәктәбе вәкилләре катнашты.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: