Кечкенәдән патриот булып үсәләр
9-06-2016, 09:24 | Төрлесеннән | Просмотров: 258 | Комм.: 0
Безнең 6нчы санлы “Кояшкай” балалар бакчасы ел әйләнәсенә гөрләп тора. Юк, балалар бакчасы булган өчен генә түгел. Төрле матур чаралар белән гөрли бакчабыз. Әлеге вакытта монда сабыйлар “Пчелки”, “Веснушки”, “Улыбка”, “Золотой ключик”, “Сказка”, “Капельки” исемле төрле яшьтәге балалар тупланган төркемнәргә йөреп шөгыльләнә. Алар музыка тыңлыйлар, ритмик хәрәкәтләр эшлиләр, бармакларга, сулыш юлларына гимнастика эшләргә өйрәнәләр, җырлыйлар, бииләр. Өйрәнгәннәрен әти-әниләренә, картәти-картәниләренә күрсәтергә омтылабыз. Бер бәйрәмне дә үткәрми калдырмыйбыз. Балалар занятиеларга бик теләп йөриләр, шуңа күрә бәйрәмнәребез карап туймаслык һәм күңелле үтә.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылаган көннәрдә “Күгәрчен – тынычлык символы” исемле кичә уздырдык. Аны “Тамчылар” төркеме җитәкчесе Лариса Владимировна Даутова белән берлектә әзерләдек. Балалар музыкаль залга үз куллары белән эшләгән георгий тасмаларын тагып килеп керделәр. Сугыш темасына язылган “Ребячий генерал”, “Бравые солдаты” җырларын башкардылар, биюләр биеделәр. Берсеннән-берсе уздырып, чатнатып шигырьләр сөйләп күрсәттеләр, “Кавалеристлар” уенында катнаштылар. Бәйрәм символы – ак күгәрченнәрне дә балалар үзләре кисеп эшләгән иде. Аларны кулларына тотып, “Без күгәрчен очырабыз” җырын җырлап күрсәттеләр. Тәрбияләнүчеләремнең күзләрендәге очкынны күреп, киләчәктә аның ялкынга әверелеренә шигем юк. Алар, һичшиксез, туган илебезнең чын патриотлары булып үсәрләр. Шулай ук үз казаныбызда гына кайнамыйбыз без, читтән дә кунаклар чакырып, бәйрәм оештырабыз. Күптән түгел Балалар сәнгать мәктәбе укучылары килеп, безнең ямьле тормышка ямь өстәп китте. Укучылар бай, матур программа алып килгән – баян, аккордеон, фортепиано, флейта моңнары, җыр, бию — барысы да бергә үрелеп барды. Балалар һәр инструментны кызыксынып тыңладылар. Оештырылган уеннарда актив катнашып, викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар биреп утырдылар. Мин үз чиратымда мондый чаралар бакчабызга йөрүче сабыйларның киләчәктә бар яклап та камил шәхес булып үсүләренә булышлык итәренә ныклы ышанам.
Зөлфия Назаргулова,
“Кояшкай” балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе.
“Кояшкай” балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе.
Похожие новости:
-
04.06.2016: Район яңалыклары
Бәхетле балачак илендә
-
26.03.2016: Төрлесеннән
Мәдәният яңалыклары
-
17.12.2015: Район яңалыклары
“Әллүки” бездә кунакта
-
12.11.2015: Район яңалыклары
Киңәшләшеп, бердәм эшлибез
-
05.09.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?