» » “Әллүки” бездә кунакта

“Әллүки” бездә кунакта

17-12-2015, 11:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 430 | Комм.: 0
“Әллүки” бездә кунакта
16 декабрьдә “Шатлык” балалар бакчасына “Әллүки” журналы вәкилләре кунакка килде. Анда “Кызыл таң” нәшриятенең баш мөхәррире Фаил Камил улы Фәтхетдинов, үз хәбәрчесе Венера Мәҗитова, район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Эльвира Галиева катнашты.
Балалар бакчасының төрле төркемнәрендә тәрбияләнүче сабыйлар концерт номерлары белән чыгыш ясады. Өлкән тәрбияче Чулпан Баембитова җитәкчелегендә әзерләнелгән чара бик матур булды. Тәрбиячеләр Гүзәл Галина, Илсөяр Сәлихова, Зөлфия Гатауллина, Динара Хаҗиева, Гөлназ Хәмәтдинова, Ләйсән Йосыпова, Земфира Әгъзамова, Гөлчәчәк Кәримова, Гөлшат Мөкъсинова, Альмира Борханова, Зөлфирә Борханова, Наилә Еникеева, Мәрьям Нурлыгаянова, Нәфисә Мөхәммәтҗанова, Гөлнара Сәлихова, Эльза Гомәрова, логопед Гөлшат Низамова, музыкаль җитәкчеләр Дилара Хөсәенова, Земфира Голенкова, психолог Лилия Гафарова, инструктор Регина Сибатова кечкенәләрне чыгыш ясарга әзерләүдә күп көч салган. Кунаклар берсеннән-берсе матур сабыйларга сокланып карап утырды. Чара ахырында тәрбиячеләргә Фаил Фәтхетдинов “Әллүки” журналын иң күп яздырып, пропагандалауга һәм таратуга керткән хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, бишенче санлы балалар бакчасы мөдире Әлфия Мөхәммәтҗанова чара ахырында һәркемгә рәхмәт җиткерде.

Әзерләде: Лиана Гомәрова

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: