Уйланыйк әле, хатын-кызлар…
24-05-2016, 10:14 | Төрлесеннән | Просмотров: 375 | Комм.: 0
Хатын-кыз галәме
Халкыбызның “Ир – баш, хатын – муен”, – дигән бик кыска һәм мәгънәле әйтеме бар. Акыллы хатыннар ирләре белән ярату-наз, юмалау-хәйлә аша идарә итеп, “баш”ны үзләре теләгән якка боралар. Тик ирләрен усаллык, алдау һәм тавыш-гаугалар аша үз көйләренә биетергә теләүче хатыннар да шактый. Бу аңлашылмаучанлыкның азагы – аерылышу, ялгызлык.
Дөрес, киңкүләм матбугат чараларында ирләрнең хатын-кызларны рәнҗетү-газаплаулары турында күп языла, күп сөйләнә. Ә бит көзгенең икенче ягы да бар. Әйе, хатын-кыз белән ир-ат дөньясы бик катлаулы һәм каршылыклы. Ничек бу дөньяда алар арасында гармония булдырырга, бер-берсен тыңларга, ишетергә, яратырга, гафу итергә өйрәтергә? Ир-ат-белән хатын-кыз, табигате белән никадәр төрле булсалар да, аларны бәхеткә, мәхәббәткә омтылу берләштерә.
Драматург Наил Гаетбаевның “Балконнан төшкән мәхәббәт” драмасы алда язылган фикерләрне тулыландыра гына, дип уйлыйм. Рапат авылы үзешчәннәре сәхнәләштергән бу әсәр алда язып үтелгән сорауларга җавап табарга мөмкинлек ача. Спектакльнең сюжеты катлаулы түгел. Яңа ел алдыннан дүрт ялгыз хатын-кыз “девичник”ка җыела. Алар төрле: берсе бик чибәр, берсе әллә ни түгел, барысы да тәкәббер, хәйләкәр, үзсүзле, очынгыч, алар арасында аек акыл белән эш итүче ханым да бар. Ханымнар ирләреннән аерылганнар, өч тапкыр кияүдә булган Сәлимә үзе генә дә ни тора! Тамаша башланганда алар ир-атсыз да яши алулары белән горурланалар. Имеш, алар тормыш авырлыкларыннан, мәшәкатьләреннән азат: ашарга әзерләп ир көтәсе юк, өс-башын юып эшкә озатасы юк, үзләре өчен генә яшиләр. Беркем аларга кул күтәрми, рәнҗетми…
Әмма фатирга Ул – ир кеше килеп килеп керүгә, ханымнарның “бәхет корабы” айсбергка килеп бәрелеп, челпәрәмә килә. Әлеге ир-ат – сантехник Хәйдәрнең кулында эш кораллары: ялгыз хатын Таңсылуның ватык урындыклары да ныгый, су тамып торган краны да төзәтелә, фатирдагы лампочкалар да яктырак яна башлаган төсле була. Тора-бара ханымнар “эри” башлый, беренче мәхәббәтләре, ирләре искә төшә башлый: алар әйбәт булганнар, матур сүзләр әйтеп торганнар, хатыннарына шигырьләр дә багышлаганнар икән бит. Кыскасы, ирләрнең гел яхшы яклары гына телгә алына. Әйе, хатын-кыз “азат” булса да, ир-атсыз бәхетсез шул.
Үзешчән артистларыбыз: Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфирә Зәйнетдинова, республиканың атказанган мәгариф хезмәткәре Рива Шәйморатова, чын театр артистларына алыштыргысыз Гөлфинә Ишморатова, Гөлназ Сәлимова, сәнгатькә гашыйк, тынгысыз Люба Гәрәева, Ригат Җиһаншин, күп кырлы талант иясе Гөлүсә Мәҗитова, авыл биләмәсе башлыгы Фаил Ишморатов рольләрне бик тә оста итеп, килештереп уйнадылар. Һәркайсы үз роленә туры килеп тора, үзләре тудырган образларны бар күңелләрен биреп башкардылар. Спектакль авыл халкына бик ошады, рәхәтләнеп ял иттек. Артистларыбызга зур рәхмәт, сәламәт булсыннар, киләчәктә дә авылдашларны шундый матур тамашалар белән сөендерсеннәр. Аларга гаилә бәхете телибез.
Бөек язучы Галимҗан Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?” әсәрендә сурәтләнгән вакыйгалар бүгенге көндә инде актуаль түгел. Тормыш бер гасыр дәвамында нык үзгәрде. Тирә-якка әйләнеп карасак, русча әйткәндә, эмансипацияләнде һәм ирләр белән тигезләште генә түгел, ә закон нигезендә хәтта кайбер өстенлекләргә дә ия хәзер хатын-кызларыбыз. Шулай булуга карамастан, гүзәл затлар көчле затсыз – ике кулсыз. Ир-егетләребезне саклыйк, яратыйк, хөрмәт итик!

Авылдашлар исеменнән
Лена Шәйморатова.
Лена Шәйморатова.
Похожие новости:
-
19.03.2016: Район яңалыклары
Гүзәл зат һәр көнне хөрмәт һәм мәхәббәткә лаек
-
28.11.2015: Котлаулар
Бәхет нуры бөркеп яшисез
-
29.08.2015: Төрлесеннән
Аналарча хәстәрлек белән
-
13.08.2015: Район яңалыклары
Бала үз юлын үзе сайлый?
-
17.03.2015: Район яңалыклары
“Без андый түгел”...