» » Тукай безне үстерде

Тукай безне үстерде

5-05-2016, 10:24 | Төрлесеннән | Просмотров: 386 | Комм.: 0
Тукай безне үстерде
Район үзәкләштерелгән китапханәсендә татар халкының бөек улы, мәшһүр әдип Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган кичә шагыйрь иҗатының үлемсезлегенә мәдхия, милләтебез, телебез язмышы өчен уйлану да булды.
Аны китапханә хезмәткәрләре Алсу Гәрәева, Гүзәл Гыйльванова оештырды һәм алып барды. Сце-нарий бай эчтәлекле. Тукай турында презентация караганнан соң, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар күңелләрне хисләндерде. Тамашага чакырылучылар да чыгыш ясарга теләк белдерде. Өлкән буын кешеләренең Тукай иҗатын яхшы белүе, Роберт Галиев, Владик Кирәевларның шигырьләр укуы, яттан сөйләве сокландырды.
Ә менә Әфидә Гыйльванова үзе иҗат иткән “Тукай безне үстерде” шигырен укыды. Анда шундый юллар бар:
“Тукай безне үстерде,
Тукай безгә көч бирде.
Тукай безнең йөрәкләргә
Май булып үтеп керде.
Тукай шигырьләре белән
Үстек без балачактан.
Без – Тукай балалары, дип
Яшибез әле һаман.
Казаннарга барган чакта
Тукайны күрми кайтма.
Тукай һәйкәле яныннан
Башыңны иеп атла”.

Әфидә апа “Туган тел” җырын башлады, аңа залдагылар кушылды. Кичә шулай гүзәл җыр белән тәмамланды.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: