Әти-әниләр белән бергә!
19-04-2016, 09:58 | Төрлесеннән | Просмотров: 367 | Комм.: 0
13-14 апрель көннәрендә Иске Калмаш беренче санлы балалар бакчасында ата-аналар катнашлыгында уен мәйданчыкларын тазарту, тирә-якны тәртипкә китерү буенча өмәләр үтте.
Ике төркемдә тәрбияләнүчеләрнең дә әти-әниләре бик актив булды. Гомумән, безнең балалар бакчасында оештырылган һәр-бер чара әти-әниләрдән башка узмый диярлек. Гөлшат Риф кызы Шакирова җитәкләгән коллективыбыз да районда алдын-гылардан санала. Бакчада үткән һәр көн алдан расланган план буенча төрле эчтәлектәге чаралар белән баетылып кына тора, моны әти-әниләр дә алдан белеп тора, шуңа да балаларының бакчадагы тормышы белән кызыксынып, тәрбияви эшебезгә зур йогынты ясый. Тәрбиячеләр Флидә Шакирова, Дилара Сабирова, Гөлүсә Арнаутова үз эшенең остасы булып калалар һәм һәр гаилә белән тыгыз бәйләнештә булып, нәниләрнең бәхетле киләчәгенә, һәрьяклап та үсешенә бар тырышлыгын салалар. Бүгенге өмәләр дә хезмәт бәйрәме төсе алды.
Алия Батыргәрәева,
“Күңелле тамчылар” төркеме тәрбиячесе.
“Күңелле тамчылар” төркеме тәрбиячесе.
Похожие новости:
-
28.11.2015: Котлаулар
Бәхет нуры бөркеп яшисез
-
12.11.2015: Район яңалыклары
Киңәшләшеп, бердәм эшлибез
-
20.10.2015: Район яңалыклары
“Ак инәйләр” белән берлектә, Әтиләр советын да җәлеп итеп
-
01.09.2015: Котлаулар
Изге өметләр аклансын!
-
16.07.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?