Райондашлар игътибарына!
№ 50-51 (10984-10985) | 7-05-2015, 10:41 | Спорт | Просмотров: 386 | Комм.: 0
8 майда гомум урта белем бирү мәктәпләре укучылары арасында җиңел атлетика буенча катнаш эстафета үткәрелү сәбәпле, иртәнге 10нан 12 сәгатькә кадәр үзәк урамнарда автомашиналар хәрәкәте туктатылып торачак.
Чакмагыш баһадирлары янә беренче!
№ 45 (10979) | 21-04-2015, 10:17 | Спорт | Просмотров: 462 | Комм.: 0
17-19 апрель көннәрендә Чишмә касабасында Башкортстан Республикасының XXIII авыл уеннары кысаларында милли көрәш бәйгесе үтте.
Җиңүчеләр билгеле
№ 42 (10976) | 14-04-2015, 10:31 | Спорт | Просмотров: 522 | Комм.: 0
Хәбәр ителүенчә, авыл яшьләре арасында спартакиада һәр атнаның шимбәсендә дәвам иттерелә. 4 апрельдә аның өченче этабы үтеп, 11 авыл биләмәсе вәкилләре арасында иң-иңнәре ачыкланды. Ярышлар “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы, 85 санлы һөнәрчелек лицее һәм гимназиянең спорт залларында күп санлы көярмәннәрнең дәртләндерү авазлары астында киеренке төстә барды.
Батыр якташыбызны искә алып
№ №35 (10969) | 28-03-2015, 09:13 | Спорт | Просмотров: 557 | Комм.: 0
Калмашбаш авылында Ватанга тугрылыклы хезмәт иткән һәм үзе артыннан якты эз калдырган батыр якташыбыз – ачери-биатлон буенча Русиянең спорт мастеры Алик Рамазановның якты истәлегенә багышлап төбәкара чаңгы бәйгеләрен үткәрү традициягә әверелеп бара.
Иң көчлеләр җиңү яулады
№ № 33 (10967) | 24-03-2015, 10:47 | Спорт | Просмотров: 484 | Комм.: 0
Узган атнаның шимбә һәм якшәмбесендә район күләмендә берничә күмәк спорт ярышлары үткәрелде.
21 мартта “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап авыл яшьләре спартакиадасының беренче этабы уздырылды. Анда ун авыл Советы биләмәсеннән спорт сөючеләр катнашты.
21 мартта “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап авыл яшьләре спартакиадасының беренче этабы уздырылды. Анда ун авыл Советы биләмәсеннән спорт сөючеләр катнашты.
Хоккейчылар көч сынаша
№ № 29 (10963) | 14-03-2015, 12:01 | Спорт | Просмотров: 501 | Комм.: 0
Өлкәннәр арасында шайбалы хоккей буенча район беренчелегенә ярышлар 5 мартта Чакмагыш беренче урта мәктәбе янындагы боз мәйданында уздырылды. Чакмагыш командасы (төнге хоккей лигасы) Имәнлекул авылының “Искра” командасы белән очрашып, аны 8:5 исәбе белән җиңде. Чакмагыш хоккейчысы Илнур Латыйпов иң яхшы һөҗүм итүче, Алмаз Аллаяров иң яхшы капкачы, Имәнлекулдан Рөстәм Биктимиров иң яхшы сакчы булып танылдылар.
Җиңүчеләр кубок, Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
Җиңүчеләр кубок, Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
Рим Хуҗин.
“Игенче” редакциясе призларына!
№ №25 (10959) | 3-03-2015, 12:02 | Спорт | Просмотров: 487 | Комм.: 0
Хөрмәтле спорт сөюче райондашлар! Сезне шимбә, 7 мартта, сәгать 11дән урман хуҗалыгы питомнигы каршысындагы (Яңа Котыга киткән юл буенда) чаңгычылар трассасында үтәчәк “Игенче” гәзите редакциясе призларына традицион чаңгычылар ярышына чакырабыз.