» » Страница 4

Дөньякүләм бәйгедә –икенче урын

146 (11080) | 17-12-2015, 11:23 | Спорт | Просмотров: 337 | Комм.: 0
10-12 декабрьдә Ырынбур шәһәрендә билбау көрәше буенча дөнья кубогы ярышлары узды. Анда 23 илдән 200дән артык баһадир көч сынашты. Русия җыелма командасының 12 әгъзасының дүртесе Башкортстан вәкилләре иде. Шунысы куанычлы, республикабыз гына түгел, илебез данын арттыруга да өлеш кертүче шушы дүртәүнең икесе безнең райондашларыбыз Рөстәм Зыякаев белән Динар Кәлиев булды.



Призлы урыннарга лаек булдылар

143 (11077) | 10-12-2015, 16:48 | Спорт | Просмотров: 330 | Комм.: 0
29 ноябрьдә башкалабыз Уфада билбау көрәше буенча республика турниры үтте. Ул дөнья чемпионнары, халыкара класслы спорт мастерлары Рөстәм Арсланов һәм Әлфия Әлимгуҗина призларына оештырылды. Анда 1998-2000 елларда туган үсмер егет һәм кызлар көч сынашты. Бәйгене “Батыр” спорт клубы вәкилләре алып барды.



Җиңү артыннан җиңү яулап

140 (11074) | 3-12-2015, 10:53 | Спорт | Просмотров: 362 | Комм.: 0
Җиңү артыннан җиңү яулап
Ноябрь азагында район мәктәпләре арасында ”Кызгылт туп” баскетбол лигасы чемпионаты үтте. Анда 2002-2003
елда туган малайлар һәм кызлар җитезлектә көч сынашты.
12-13 яшьлек малайлардан торган 12 команда һәм кызлардан гына торган 9 команда осталыкларын күрсәтте.



Җитезлектә көч сынашты кызлар

137 (11071) | 26-11-2015, 11:12 | Спорт | Просмотров: 405 | Комм.: 0
Җитезлектә көч сынашты кызлар
«Олимпияче» физкультура-савыктыру комплексында кызлар арасында кэс-баскет буенча спорт уеннары үтте. Биредә Чакмагыш беренче, Үрнәк һәм Иске Калмаш урта мәктәпләре укучылары көч сынашты. Ярышлар бик киеренке барды. Нәтиҗәдә Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасы иң көчлесе һәм иң җитезе булып чыкты.



Ярышка рәхим итегез!

26-09-2015, 09:14 | Спорт | Просмотров: 366 | Комм.: 0
27 сентябрь көнне Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте физкультура-савыктыру комплексында “Милли кросс – 2015” үткәрә. Ярышлар 5-7, 8-9, 10-11 сыйныф укучылары, 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар, 36 яшьтән алып 50 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында оештырыла.
Сәламәтлек бәйрәме иртәнге сәгать 11.00 дә башлана.
Ярышларга рәхим итегез!



Ярышларга рәхим итегез!

112 (11046) | 22-09-2015, 11:46 | Спорт | Просмотров: 394 | Комм.: 0
26 сентябрь көнне районыбызның 85 еллыгына һәм Өлкәннәр көненә багышлап өлкән буын вәкилләре арасында многоборье буенча район ярышлары үтәчәк. Ярышларда 55 яшьтән алып 80 яшькә кадәр булган хатын-кызлар һәм 60 яшьтән алып 85 яшькә кадәр булган ир-атлар катнаша ала. Катнашучыларны теркәү вакыты иртәнге сәгать 9дан алып 10 сәгатькә кадәр дәвам итә. Ярышлар “ Олимпияче” физкультура һәм савыктыру комплексында 11 сәгатьтә башлана. Спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!
Оештыручы, спорт ветераны,мәгариф отличнигы

Ф.А. Гыймаев.




Русия чемпионатында катнашу хокукына ия булып

110-111 (11044-11045) | 19-09-2015, 09:24 | Спорт | Просмотров: 377 | Комм.: 0
Уфада “Башкортстан – сәламәт яшәү рәвеше өчен! ” милли көрәш буенча (классик стильдә) Казанда узачак Русия Федерациясе чемпионатында катнашу өчен җиңүчеләрне сайлап алу турниры үтте. Чакмагыш районы көрәшчеләре командасы бу ярышларда II урынны яулады, кубок һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.