» » Страница 2

Республика беренчелегендә

13-09-2016, 11:16 | Спорт | Просмотров: 293 | Комм.: 0
Хәбәр ителүенчә, күптән түгел районыбызда “Салкын чишмә” крәстиән-фермер хуҗалыгы призларына 2001-2004 елларда туган үсмер егет һәм кызлар арасында велосипедта узышу буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда Уфа, Агыйдел, Дүртөйле, Нефтекама, Салават шәһәрләреннән, Благовар, Илеш, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарыннан 62 спортчы шәхси беренчелек өчен көч сынашты.



Хәрәкәттә бәрәкәт

18-08-2016, 10:17 | Спорт | Просмотров: 326 | Комм.: 0
Хәбәр итүләренчә, Русия Хөкүмәте карары белән илебездә халыкны сәламәт тормышка җәлеп итү максатыннан СССР чорындагы ГТО нормативларын үтәү яңадан тергезелде.
ГТО( Хезмәткә һәм оборонага әзермен) комплексының максаты һәм бурычлары ике өлештән тора: беренчесендә (нормативлар буенча тестлар) билгеләнгән нормалар нигезендә физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерү һәм ГТО комплексларын үтәүчеләрне “билгеләр” белән бүләкләү күз уңында тотыла. Икенче өлешендә гражданнарны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү күзаллана.



Осталык күрсәттеләр

92 (11174) | 16-08-2016, 10:19 | Спорт | Просмотров: 282 | Комм.: 0
Үткән атнада “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында Физкультурачылар көне үтте. Өлкәннәрнең футбол командалары район беренчелеге өчен көч сынашты. Уеннар 10 август көнне кичке сәгать 7 дә башланды.Командалар көн саен өчәр сәгать дәвамында уен осталыгын күрсәттеләр.



Катнаш эстафета үтте

53 (11135) | 17-05-2016, 10:16 | Спорт | Просмотров: 276 | Комм.: 0
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район мәктәпләренең 1-10 сыйныф укучылары арасында җиңел атлетика буенча катнаш эстафета үтте.
Ярышларда 14 мәктәптән командалар катнашты. Спорт бәйгесе Чакмагыш авылының стадионында оештырылды. Команда составындагы 2шәр егетһәм кызлар үзләренең җитез икәнлекләрен күрсәтергә тырыштылар.



Туймазыдан — җиңү белән

49 (11131) | 5-05-2016, 10:48 | Спорт | Просмотров: 334 | Комм.: 0
Туймазыдан — җиңү белән
Якшәмбе көнне Туймазы шәһәрендә шайбалы хоккей буенча ачык турнир үтте. Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган бу спорт чарасында Башкортстан Республикасы муниципаль район һәм шәһәр округларының җыелма командалары катнашты.



Ныклы әзерлек белән килделәр

43 (11125) | 16-04-2016, 08:38 | Спорт | Просмотров: 310 | Комм.: 0
Шушы көннәрдә “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында өстәл теннисы буенча район мәктәпләре укучылары арасында Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте.
Мәктәп тренеры Руслан Әхмәтов билгеләвенчә, укучылар ярышларга ныклы әзерлек белән килделәр, авылларда бу спорт төре белән даими шөгыльләнүләрен дәлилләп, матур уен күрсәттеләр.



Котлыйбыз!

38 (11120) | 7-04-2016, 16:42 | Спорт | Просмотров: 368 | Комм.: 0
Котлыйбыз!
26 мартта Дүртөйле районының Иске Яндыз авылында авыл яшьләре командалары арасында VII төбәкара волейбол турниры үтте. Анда Борай, Дүртөйле, Чакмагыш районнарыннан җиде команда катнашты. Осталыкка зур сынау булган бу ярышларда безнең якташларыбыз да сынатмады – мактаулы II урынны яулап кайтты. Спортчылар Альберт Кәлимуллин, Дмитрий Дмитриев, Вадим Бакиев (капитан), Александр Сайдяков, Андрей Готяшов, Айдар Кәлимуллинны берләштергән районыбыз командасына артабан да зур җиңүләр һәм уңышлар телибез.