Рөстәм беренче шайбасын кертте!
21-01-2017, 08:46 | Спорт | Просмотров: 261 | Комм.: 0
Гәзитнең алдагы санында язганыбызча, якташыбыз Рөстәм Нәбиев 18 гыйнварда Русиянең “Феникс” следж-хоккей командасы составында ил данын яклап халыкара ярышларда катнашты.
Рөстәмнең зур уенда бозга тәүге чыгуы бик уңышлы булды. Рух көче һәм ныклы физик әзерлек таләп иткән бу спорт төрендә Русия хоккейчылары Кытайдан килгән көндәшләрен зур исәп – 9:0 белән җиңде. Бу җиңүдә якташыбызның да өлеше бар – ул көндәшләр капкасына тәүге голын кертте. Зур бозга тәүге чыгу һәм каршы як капкасына кертелгән беренче шайбаның нәкъ менә туган төбәктә булуы — аеруча сөенечле һәм символик мәгънәгә ия булган вакыйга. Дебют голын Рөстәм икенче чорның 9нчы минутында кертүгә иреште. “Бик дулкынландым, уйландым. Төн буена йокламадым диярлек, – дип кичерешләре белән бүлеште ул. – Команда өчен беренче тапкыр чыгыш ясавым, сынатасы килми. Бик нык уйланганмындыр, күрәсең – төшемдә гол керткәнемне күрдем. Аның чынга ашуына бик шатмын. Хис-тойгыларымны сөйләп, аңлатып бетерерлек кенә түгел”.
19 гыйнвар да “Феникс” командасы өчен уңышлы булды – бик киеренке барган уенда итальяннарны җиңеп, русиялеләр Халыкара континенталь кубокны һәм чемпион исемен яулады.
Мәскәү өлкәсендәге стадионда тренировкалар үткәргәндә, следж-хоккей буенча “Феникс” команда составында Рөстәм Нәбиев та биш ай дәвамында шөгыльләнеп, осталыгын арттыра. Һәр ике атна саен ул Тула өлкәсенең Алексин шәһәренә сборларга бара. Андагы тренировкалар комплексын паралимпияче спортчыларны әзерләүгә җайланган. Ә сынауларга сынмыйча, барысыннан да өстен чыга алган көчле рухлы райондашыбыз, ирешелгәннәр белән генә тукталып калмыйча, Паралимпиаданың алтын медален яулауны да максат итеп куйган. Аңа уңышлар гына юлдаш булсын, нияте мотлак тормышка ашсын, дип телибез һәм яуланачак үрләренең чишмә башы булган беренче зур җиңүе белән барлык чакмагышлылар исеменнән ихлас котлыйбыз, аның белән чын-чынлап горурлануыбызны белдерәбез.
Похожие новости:
-
19.01.2017: Спорт
Көчле рухлылар уены
-
27.02.2016: Спорт
Спорт яңалыклары
-
28.01.2016: Спорт
Ярышларга рәхим итегез!
-
19.09.2015: Спорт
Русия чемпионатында катнашу хокукына ия булып
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды