Көчле рухлылар уены
19-01-2017, 10:00 | Спорт | Просмотров: 318 | Комм.: 0
“Хоккей йолдызлары атналыгы” дәвам итә
15 гыйнварда Уфада республика гына түгел, халыкара күләмдәге иң зур спорт вакыйгаларының берсе – “Хоккей йолдызлары атналыгы”на старт бирелде. Аның кысаларында шушы спорт төре буенча турнирлар, өлкәннәр һәм балалар, яшүсмерләр хоккей лигасы уеннары үткәрелә.
Чын мәгънәсендә көчле рухлылар уены булган следж-хоккей төре буенча ярышларда Русия данын Мәскәү өлкәсенең “Феникс” командасы яклый. Италия, Чехия һәм Кытай спортчылары белән бозда алышка чыгучы бу команда составына якташыбыз – чакмагышлылар өчен батырлык һәм ныклы рух үрнәге булган Рөстәм Нәбиев та алынган. Кече яшьтән үк спорт белән ныклап шөгыльләнүче бу райондашыбыз Омск казармасындагы фаҗигадән соң сәламәтлеге нык какшавына карамастан, яңадан спортка кайтырга көч табып кына калмый, зур спорт хәрәкәтенә кушылып китә (Мәгълүмат өчен: следж-хоккейда хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар катнаша, алар махсус чаналарда утырып уйный). “Беренче уеныбыз – италиялеләр белән, аларның көчле уенчылар икәне билгеле, – дип фикерләре белән уртаклаша Рөстәм. – Без бары тик алга, җиңүгә дип һәрвакыттагыча максат куябыз. Моңа кадәр “Уфа-Арена” бозында шуганым юк иде, шуңа да, команданың башка әгъзалары кебек үк, минем өчен дә дебют чыгышы бу. Туган якта чыгыш ясау – бу яңа елда алырга мөмкин булган иң кадерле бүләкләрнең берседер, мөгаен. Туган җиремдә үземнең мөмкинлекләремне күрсәтергә форсат биргән тренерыбызга бик зур рәхмәтләремне белдерәм. Мин һөнәри уенчы түгел, бу спорт белән бишенче ай гына шөгыльләнәм, күп нәрсәләргә өйрәнәсем бар әле. Ә инде үзләштереп өлгергәннәремне уен вакытында кулланып күрсәтергә тырышырмын. Әлбәттә, дулкын-ланам инде: монда мине күп кеше белә, таный, шуңа да аларның өметләрен аклау җаваплылыгы артуын тоям. Минем өчен иң мөһиме – сынатмаска, команда буенча иптәшләремнең дә, тренерыбызның да өметләрен аклап, Континент кубогын яуларга тырышырга. Барлык мөмкинлекләремне тулысынча файдаланып, чын следж-хоккей уенын күр-сәтергә тырышачакмын. Уеннарга минем өчен җан атарга туганнарым-якыннарым, дусларым һәм әлбәттә, сөйгәнем Индира да киләчәк”.
17 гыйнварда “Феникс” командасы Италиянең «South Tyrol Eagles» командасы белән киеренке уенда 2:1 исәбе белән җиңде. Гәзит дөнья күрүгә әзерләнгән 18 гыйнвар көнне әлеге команданың Чехиянең “Спарта” командасы белән көч сынашачагы билгеле иде. Якташыбызның командасы өчен җан атып, уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.

Похожие новости:
-
27.02.2016: Спорт
Спорт яңалыклары
-
18.02.2016: Спорт
Спорт. СПОРТ. СПОРТ
-
28.01.2016: Спорт
Ярышларга рәхим итегез!
-
14.03.2015: Спорт
Хоккейчылар көч сынаша
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды