Шахмат буенча ярышлар
8-11-2016, 10:12 | Спорт | Просмотров: 285 | Комм.: 0
Халыкара бердәмлек көне уңаеннан Балалар-яшүсмерләр өчен спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр арасында шахмат буенча ярышлар үтте. 1-4 сыйныф укучылары арасында Чакмагыш беренче мәктәбеннән Марсель Хуҗин беренчелекне яулады. Гимназия укучылары Нияз Мостафин, Марк Галиев һәм Руслан Хәйруллин II һәм III урыннарны бүлештеләр. 5-8 нче сыйныф укучылары арасында иң оста уенчы булып Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән Юлай Моталлапов танылды. Гимназия укучысы Назар Тихонов II урынны яулады, ә беренче мәктәптән Нияз Хөснетдинов III урынга чыкты. Яшь шахматчыларны җиңүләре белән тәбриклибез.
Тимерҗан Сабиров,
тренер-укытучы.
тренер-укытучы.
Похожие новости:
-
01.11.2016: Спорт
Волейбол ярышлары үтте
-
16.04.2016: Спорт
Ныклы әзерлек белән килделәр
-
31.03.2016: Спорт
Чаңгы сезоны ябылды
-
16.05.2015: Район яңалыклары
Гимназиядә — гала концерт
-
22.01.2015: Спорт
Мәктәп укучылары ярыша