Аның да өлеше бар
№ 103 (11185) | 13-09-2016, 11:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 259 | Комм.: 0
Илфир Хәмидуллин 22 ел гомерен район кулланучылар җәмгыятендә эшләп үткәрде. Соңгы чорда ул “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында эшли. Җәйге айларда ул туплаудагы сыер малларын су белән тәэмин итте, бишәр тонна сыйдырышлы су машинасы белән көненә дүртәр рейс ясады, сөтне мул җитештерүгә лаеклы өлешен кертте.
Ярминкәгә рәхим итегез!
№ 102 (11184) | 8-09-2016, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 306 | Комм.: 0
Шимбә, 10 сентябрьдә, сәгать 10нан район үзәгенең мәдәният йорты hәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданында Корбан бәйрәменә багышланган ярминкә үтәчәк. Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, крәстиян-фермерлар, шәхси йорт ихаталары, эшкәртү предприятиелары, шәхси эшкуарлар анда киң ассортимента үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк.
Туган табигать яме хыялда гына калмасын
№ 102 (11184) | 8-09-2016, 10:01 | Район яңалыклары | Просмотров: 317 | Комм.: 0
Русия буенча игълан ителгән “Хыялдагы илем” акциясе кысаларында Юмаш авыл Советы биләмәсендә экологик өмә оештырылды. Митрә-Әюп буасы ярлары чүп-чардан тазартылды. Өмәдә үз җирен сөйгән, аны матур, чиста итеп күрергә теләгән волонтерлар катнашты.
Юмаш авыл Советы хакимиятенең акциягә кушылу турындагы тәкъдимен хуплап, Митрә-Әюп клубы хезмәткәрләре Резеда Нигъманова, Гөлнара Зарипова, авыл Советы депутатлары Гүзәл Мостафина һәм Рәзимә Мостафина, фельдшер Луиза Ногманова эшне оештырдылар.
Формирование списков присяжных заседателей на 2017-2020 годы
6-09-2016, 13:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 308 | Комм.: 0
Администрация муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан информирует граждан о формировании списков присяжных заседателей на 2017-2020 годы. Желающие ознакомиться со списками могут обращаться по адресу: с. Чекмагуш, ул. Ленина, 55, кабинет № 31, тел. 3-18-17; кабинет № 22, тел. 3-13-39
Горурланып сөйләр казанышлары күп
6-09-2016, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 295 | Комм.: 0
Алтын көзнең кояшлы тәүге көнен якты өметләр белән башлап җибәргән Белем бәйрәмендә район мәктәпләрендә үткән тантаналы линейкаларда 3370кә якын яшь райондашыбыз катнашты.
Балачакның якты бәйрәменә багышланган бу чаралар Чакмагыш гимназиясендә дә күңелләрдә калырлык дулкынландыргыч итеп оештырылды.
Заман белән бергә атлыйлар
№ 101 (11183) | 6-09-2016, 10:13 | Район яңалыклары | Просмотров: 300 | Комм.: 0
Әле кайчан гына соңгы кыңгырау яңгырап, чыгарылыш укучыларын шатлыклы күз яшьләре белән якты теләкләр теләп олы тормыш юлына озаткан идек. Укучыларның өч айга сузылган җәйге каникул көннәре сизелми дә үтеп китте. Күңелләрне өметләргә төреп 1 сентябрь дә килеп җитте. Әйткәндәй, быел Русия мәктәпләрендә 14 миллион укучы укыячак, дигән мәгълүмат бар. Чакмагыш беренче мәктәбендә исә 661 укучы парталар артыннан урын алды. Аларны 56 югары белемле укытучы укыта.
Хәвефсез файдалануны тәэмин итү өчен
№ 100 (11182) | 3-09-2016, 08:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 311 | Комм.: 0
Елның иң күп эш башкарылган мизгелендә – басу-кырларда мал азыгы хәзерләү, урып-җыю кампаниясе кызган, юлларда ремонтлау-төзекләндерү киң колач белән алып барылган июль-август айларында транспорт хәрәкәте аеруча көчәя, махсус техника гадәттәгедән күбрәк җәлеп ителә.