Заман белән бергә атлыйлар
6-09-2016, 10:13 | Район яңалыклары | Просмотров: 300 | Комм.: 0
Әле кайчан гына соңгы кыңгырау яңгырап, чыгарылыш укучыларын шатлыклы күз яшьләре белән якты теләкләр теләп олы тормыш юлына озаткан идек. Укучыларның өч айга сузылган җәйге каникул көннәре сизелми дә үтеп китте. Күңелләрне өметләргә төреп 1 сентябрь дә килеп җитте. Әйткәндәй, быел Русия мәктәпләрендә 14 миллион укучы укыячак, дигән мәгълүмат бар. Чакмагыш беренче мәктәбендә исә 661 укучы парталар артыннан урын алды. Аларны 56 югары белемле укытучы укыта.
Белем көне гадәттәгечә зур тантана булып үтте. Өлкән вожатыйлар А.Ф. Зиннәтуллина, Р.Р. Шәфыйкова сыйныф җитәкчеләре белән берлектә сценариен әзерләде (А.М. Нәбиуллин музыкаль яктан бизәде, Динар Әхмәдиев белән Айсылу Мәһәдиева алып барды).
Тәүге сүзне Башкортстанның ат-казанган укытучысы, мәктәп директоры Радик Габделфәрит улы Әмирханов алды, яңа уку елы белән тәбрикләде, балаларны тырышып укырга чакырды, педагогик коллективка белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә уңышлар теләде, киләчәккә максатлары белән дә уртаклашты.
Тананада муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков катнашты һәм яңа уку елы белән тәбрикләп чыгыш ясады, коллективның матур эшләрен билгеләде, арытаба да уңышлар теләде. Шушы мәктәпне тәмамлаган, бүгенге көндә “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы директоры Рөстәм Шәеховның да әйтер теләкләре булды, сәламәт үсү символы итеп мәктәпкә футбол тубы бүләк итте. Чыгышлар соңында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Гыйләҗева узган уку елын гел “5” билгеләренә тәмәмлаганнарны бүләкләү турындагы боерыкны укыды, тырышларның артуы күзәтелде.
Әйе, укыту-тәрбия эшчәнлегендә уңышлар сизерлек мәктәп коллективының. Иң мөһиме — белем бирүнең сыйфаты яхшыра. Моны үткән уку елында бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәсе раслады. Күп предметлар буенча уртача баллар район буенча иң югарысы булды, хәтта кайбер предметлардан имтихан тотканда республика күрсәткечләрен узып киттеләр. Чыгарылыш укучыларының 82 проценты югары уку йортларына кабул ителде. Белем бирүнең сыйфаты тагын да укучыларның предмет олимпиадаларында катнашып, күп-челек очракта беренче урыннарны яулауларында да чагылды.
Республика башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов электрон белем бирү формасын үстерүне өстенлекле дип белдергән иде. Уку елында районның байтак мәктәпләрендәге кебек, биредә дә укытучылар һәм укучылар тарафыннан электрон журнал (көндәлек) алып барылды. Ата-аналарның 95 проценты бу яңалыкка уңай карашын белдерде. Сыйныфларга электрон дәреслекләр белән укытуны кертү уңышлы тормышка ашырыла. Быел беренче сыйныфка 79 бала укырга керде. Аларны укытучылар – Венера Бикмәтова (1а), Аида Хәбирова (1б) һәм Эльмира Зиннәтуллина (1в) үз кочагына алды.
Беренчегә керүчеләрнең шигырьләр сөйләве матур күренеш булды. Унберенчеләр аларга киңәш-
ләрен бирде. Күңелләргә дулкын йөгертеп җиз кыңгырау чыңы яңгырады. Һөнәр сайлауга багышланган сыйныф сәгатьләре башланды.
Әзерләде: Зифа Галиева.
Похожие новости:
-
28.05.2016: Район яңалыклары
Хыяллар — ак җилкән
-
05.03.2016: Район яңалыклары
Мода түгел, заман таләбе
-
01.09.2015: Төрлесеннән
Белем учаклары янә ишекләрен ача
-
25.06.2015: Район яңалыклары
Белем дәрәҗәсе былтыргыдан югарырак
-
26.05.2015: Район яңалыклары
Икеләтә бәйрәм булды