Хәвефсез файдалануны тәэмин итү өчен
3-09-2016, 08:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 311 | Комм.: 0
Елның иң күп эш башкарылган мизгелендә – басу-кырларда мал азыгы хәзерләү, урып-җыю кампаниясе кызган, юлларда ремонтлау-төзекләндерү киң колач белән алып барылган июль-август айларында транспорт хәрәкәте аеруча көчәя, махсус техника гадәттәгедән күбрәк җәлеп ителә.
Билгеле булуынча, техника күбрәк эшләгән саен, аны эксплуатацияләү кагыйдәләре төгәл үтәлмәсә, кешеләр сәламәтлегенә (кайчакта хәтта гомеренә) һәм тирә-як мохит торышына зыян салу куркынычы да арта. Шуңа да бу чорда үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны хәвефсез файдалануны тәэмин итү, хәвефле очракларны булдырмау максаты белән ел саен “Трактор” айлыгы үткәрелә. Республика дәүләт техник күзәтчелек һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекцияләре идарәлекләре игълан иткән бу айлык дәвамында инспекцияләр белгечләре урыннарга чыгып тикшерүләр үткәрә, бу өлкәдәге хокук бозу очракларын ачыклый.
18 июльдән 18 августка кадәр дә-вам иткән быелгы “Трактор” айлыгы чикләрендә район авылларына чыгып 14 рейд үткәрелде. Рейдлар вакытында 54 берәмлек техника тикшерелде. Шул исәптән оешма-предприятие, хуҗалыкларның балансында торган 35 һәм физик шәхесләр милке булган 12 трактор, 9 үзйөрешле юл-төзү ре-монтлау һәм башка тәгаенләнештәге машина, 13 (3-се – шәхси милектәге) тагылма агрегатның техник торышы каралды. Тикшерүләр вакытында бу механизмнарның өчесе төзек булмаган хәлдә эксплуатацияләнгәне ачыкланды. Шуны билгеләп үтү артык булмас, алар – физик шәхесләр милкендәге техника. Төрле төзексезлекләр ачыклану сәбәпле техник тикшерүне 4 техника берәмлеге үтә алмады, аларның берсе – оешманыкы һәм калган өчесе янә шәхси транспорт чарасы. Биш берәмлек техникага тракторчы-машинист хокукына ия булмаган кешеләр идарә итүе ачыкланды. Шулай ук физик шәхесләр милкендәге бер механизмга ОСАГО страховка полисы булмаган килеш идарә итү кисәтелде. Рейдлар нәтиҗәләре буенча 17 кеше административ җаваплылыкка тартты-рылды. Аларның дүртесе – җаваплы вазифа биләүче кешеләр, тагын да дүртесе – тракторчы-машинистлар һәм тугызы – милкендә үзйөрешле техника һәм тагылма агрегатлар булган физик шәхесләр. Административ кисәтүләр буенча 12 кешегә штраф салынды (6сы — физик шәхесләр). Оешма һәм хуҗалыкларга салынган штраф күләме – 5200 сум, физик шәхесләргә бил-геләнгәне 2400 сум тәшкил итте.
Үзйөрешле техника белән тагылма-лардан хәвефсез файдалануга һәм барлык таләпләрнең үтәлүенә күзәтчелек итү аша күңелсез хәлләрне, хәтта фаҗи-галәрне кисәтү өчен үткәрелгән мондый чаралар даими рәвештә артабан да оештырылачак. Техниканы файдалану өчен җаваплы кешеләр үткәрелгән тикшерүләрдән нәтиҗәләр ясап, алда санап үтелгән кагыйдә бозуларны кабатламаска тырышыр, дип уйлыйм.

Илнур Хәкимов,
муниципаль районның дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы.

Похожие новости:
-
29.08.2016: Авыл хуҗалыгы
Хәвефсезлек атналыгы үткәрелә
-
19.07.2016: Район яңалыклары
Урып-җыю кампаниясе хәвефсез үтсен өчен
-
21.03.2015: Район яңалыклары
Техника төзеклеге – беренче планда!
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Техника төзеклеге тикшерелә
-
21.02.2015: Район яңалыклары
Техникаң төзекме?