» » Хәвефсезлек атналыгы үткәрелә

Хәвефсезлек атналыгы үткәрелә

29-08-2016, 09:53 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 322 | Комм.: 0
Август ае – басу-кырларда урып-җыю эшләренең иң киеренке вакыты. Заман таләп иткәнчә, хәзер һәр эшкә куәтле техника җәлеп ителә.
Әлбәттә, аның саны да ел саен артып тора. Әмма эшләрне механизм-корылмалар ярдәмендә башкару никадәр генә уңайлы булмасын, махсус хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәмәгәндә, техника кешеләр гомере һәм сәламәтлегенә кайтарып ала алмаслык зыян салырга да мөмкин. Агымдагы елның 1 августыннан 19 август көненә кадәр үткән вакыт аралыгында Башкортстан Республикасы территориясендәге хуҗалык-оешмаларда эшләр башкарганда 11 юл-транспорт вакыйгасы һәм бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларда 4 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган һәм бер кешенең гомере өзелгән. Аварияләрнең төп сәбәбе – техникадан файдаланган вакытта аны эксплуатацияләү кагыйдәләрен санга сукмау.
Азагына якынлашса да, әле хуҗалыкларда урып-җыю һәм мал азыгы хәзерләү кампанияләре, юлларны төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланып бетмәгән. Шуңа да артабан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында үзйөрешле, юл төзү-ремонтлау машина-тракторларын һәм аларга тагылмаларны файдаланганда хокук һәм кагыйдәләрнең төгәл үтәлүен тәэмин итү өчен Башкортстанда агымдагы елның 29 августыннан 2 сентябрьгә кадәр “Хәвефсезлек атналыгы” үтәчәк. Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм юл төзекләндерү техникасы эшкә җәлеп ителгән урыннарда күзәтчелек органнары белгечләре рейдлар үткәреп, үзйөрешле техника төзеклеген һәм хәвефсезлек кагыйдәләренең үтәлешен урыннарга чыгып тикшерәчәк.
Илнур Хәкимов,
муниципаль районның дәүләт техник күзәтчелеге
инспекциясе начальнигы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: